tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә танылган рәссам мастер-класс үткәрде
Тубыл шәһәрендә танылган рәссам мастер-класс үткәрде

Тубыл шәһәрендә танылган рәссам мастер-класс үткәрде

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә танылган рәссам Илдар Мөнир улы Хәбисов студентларга мастер–класс үткәрде.

Чарада рәссамның иҗаты белән кызыксынучы якташларыбыз, үзәк хезмәткәрләре, студентлар, Төмән кунаклары катнаштылар. Оста белән очрашуны үзәк хезмәткәре Рузалия Корманалиева рәссам белән таныштырып, аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.

Талант ияләребезнең күпчелеге авыллардан чыккан. Вагай районының Карагай авылында туган Илдар Мөнир улы Хәбисов рәсем ясау сәнгате белән кече яшеннән мавыга. Тубыл шәһәренә әти-әнисе күченеп килгәннән соң, Илдар шәһәрнең танылган сәнгать мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлап Омск шәһәренең А.М.Горький исемендәге педагогия институтының сәнгать–график факультетында укый. Югары уку йортында белем алган елларында ул үзенең иҗади эшләре белән күргәзмәләрдә катнаша. Һәрвакыт иҗади эзләнүдә булган, югары белемле якташыбыз Тубыл шәһәренә кайтып Д.И.Менделеев исемендәге сәнгать-графика факультетында эшли башлый. Ул елларны эшләгән, иҗат иткән вакытны рәссам күп рәсем ясый. Яраткан Тубыл шәһәренең йортлары, натюрмортлар, пейзаж рәсемнәрен күргәзмәләрдә карап сокланмаган шәһәр кешеләре калмагандыр.

Россия рәссамнар әгъзалары оешмасы әгъзасы И.М.Хәбисов Халыкара, Бөтенсоюз, Россия, өлкә һәм шәһәр күләмендә рәсемнәре белән күргәзмәләрдә катнашып танылды. Аның иҗаты турында студентлар да яхшы беләләр. Илдар Хәбисов җитәкчелегендә теләге булган һәркем өчен оештырылган мастер-класста милли киемнәрдә үзәк хезмәткәрлере дә катнаштылар. Аларның ясалган сурәтләре үзәккә истәлек итеп тапшырылды. Кеше портретын ясау буенча мастер-классны оештыручыларга һәм танылган рәссам Илдар Мөнир улы Хәбисовка Тубылның күппрофильле техникум студентлары рәхмәтләрен белдерделәр. Себер татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән мастер-класс кунакларда да кызыксыну уяткандыр дип ышанасы килә. Татарча яңгыраган җырлар рәсем иҗат итүчеләргә илһам өстәде, тамашачыларның күңелләрен күтәрде.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*