tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда кызыклы милли очрашу үтте
Биектауда кызыклы милли очрашу үтте

Биектауда кызыклы милли очрашу үтте

Азербайҗанда 25 ел элек оешкан татар яшьләр үзәгенә йөреп, “Яшьлек” ансамблендә  катнашучылар Казан һәм татар дөньясы белән кызыксыналар. Аларга Татарстанның Азербайҗандагы вәкиле Морат Гаделшин һәм Россотрудничество оешмасының Бакудагы бүлеге җитәкчесе Ирек Зиннуров һәрвакыт ярдәм итә.

Коллективның кайбер яшь вәкилләре моңарчы бер кайчан да Казанда булмаган икән. Аларның бу теләге тормышка ашкан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бакудагы вәкилчелек ярдәме белән ансамбльнең Казанга сәфәре оештырылган.

Июль уртасындагы иң матур көннәрдә Бакудан  килгән  татар яшьләр үзәге вәкилләре һәм “Яшьлек” ансамбле артистлары  Казан белән таныштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты белән элемтәдә торучы иҗат төркеме Болгарда үткән мәдәни чараларда да катнашты.

Кунаклар Казан урамнарында экскурсиядә булып кына калмадылар, якын -тирәдәге татар авылларына да бардылар.

18 июльдә Биектау районы Олы Кәвәл авылы клубында оештырылган мәдәни  кичәдә Баку кунаклары авыл тамашачыларына һәм монда кунакка килгән  татар әдипләренә үзләренең югары сәнгать казанышларын күрсәттеләр.

Әзербайҗан татар яшьләренә рәхмәт сүзләрен Биектау район башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зайдуллин җиткерде. Кунакларга Биектау район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Бакудагы татар яшьләр үзәге рәисе Диаз Әхмәтҗановка “Казан утлары” журналының 100 еллыгына багышланган матур фотоальбом бүләк итте. Татарстан язучылары ельязмасын матбугатта яктыртучы Равиль Фәйзуллин һәм публицист Ландыш Әбударова төзегән яңа китапны  кунаклар  файдалы һәм затлы бүләк буларак кабул иттеләр.

Очрашу ахырында Баку кунаклар белән Татарстан зыялылары бергәләшеп фотога төштеләр.

                                   Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*