tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге, саваплы гамәл
Изге, саваплы гамәл

Изге, саваплы гамәл

Тубыл районының Торбы авылында реставрациядән соң рәсми рәвештә мәчет ачылды. Изге гамәлдә катнашучылар Мәскәү, Төмән, Тубыл, Омск, Әстерхан, Казан шәһәрләре, Алтайдан, Тубыл, Төмән районнарыннан булдылар.

Саваплы эшне җитәкләүче, төп оештыручы Торбы авылының җирле дини мөселманнар оешмасы рәисе, мәчет хәзрәте Баграм Шәрипов, төзелеш эшләрен башлаучы һәм оештыручылар Мәүлия һәм Рәфис Тәкбиршиннар. Элекке кибет бинасыннан булдырылган мәчетне яңарту эшләре 2022 нче елда башлана. Быел 13 нче июльдә ерак һәм якыннан килгән мөселманнарны җыеп, азан тавышы яңгыратып, Коръән ашлары укытып мәчет яңадан тантаналы рәвештә ачылып, эшләп китте.

Авыл халкына җылы теләкләрен, вакыйганың мөһимлеге турында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе рәисе һәм мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, төбәк мөселманнары дини идарәсе җитәкчесе Ибраһим Сухов, Идел Буе төбәкләрендә Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсе рәисе Илдар Даиров һәм барлык чыгыш ясаучылар бу вакыйганың мөһимлеге турында сөйләделәр, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Изге эшне башкаручы Тәкбиршиннар: «Эшебезнең нәтиҗәсен якташларыбызның тырышлыгы белән күрдек. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәр ярдәм итүчегә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Мәчет бинасында төзелеш эшләре уңышлы, матур, зәвыклы итеп эшләнде. Безне уртак максат, теләк берләштерде. Бу игелекле эштә бөтен авыл халкы катнашты. Читтә яшәүче якташларыбыз да, мәчет төзелешенә хәлләренчә матди ярдәм, булышлык күрсәттеләр. «Бәрәкәт» хәйрия фондының идарә рәисе Ринат Насыйровка, Хәлилә Шамаковага, Минзифа һәм Барис Нигъмәтуллиннарга, Алсу һәм Фәрит Шәриповларга, җыйган акчаларын мәчеткә тапшырган Әхтәм абый Шәриповка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Тормыш иптәшем белән дусларыбыз Зөлфия Ибраһимовага, Сара Әпсәләмовага, сыйныфташларыбызга, шатлыклы вакыйгада катнашучы Тубылның тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймовка, дус, тату булган ярдәмчел яшьләргә, Илдар Алтыевка, иман йортын төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләргә тормышларында иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар телибез. Хәлил Ишан исемен йөреткән мәчетебез намазга йөрүчеләр белән тулы булсын», – дип сөйләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: мәчет ачу тантанасында.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*