tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бигешлеләр: «Безнең гуманитар ярдәмебез хәрбиләргә туган як җылысын тоярга ярдәм итсен»
Бигешлеләр: «Безнең гуманитар ярдәмебез хәрбиләргә туган як җылысын тоярга ярдәм итсен»

Бигешлеләр: «Безнең гуманитар ярдәмебез хәрбиләргә туган як җылысын тоярга ярдәм итсен»

Бу көннәрдә Зәй районы авылларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю эше бара.

Һәркем хәрбиләргә ярдәм итүдә үзеннән өлеш кертергә җыена. Бигешлеләр дә бу эштән читтә калмады.

«Соңгы вакытта мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм йөзеннән авылыбызда күркәм эшләр башкарылды. Көннән-көн ярдәм итәргә теләүчеләрнең артуы күңелне сөендерә. Авылыбызның уңган апалары кискән токмачлар хәрбиләргә туган өй җылысын бирер дип өметләнәбез. Егетләр туңып, өшеп йөрмәсеннәр дип бәйләнгән җылы оекбашлар да, триколар, эчке киемнәр дә салдык. Баллы күчтәнәчләр дә әзерләдек. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр юллый һәр авылдашыбыз», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.

Шулай ук бигешлеләр госпитальләргә җибәрү өчен юрганнар, урын-җир әйберләре, мендәрләр дә җыйганнар.

«Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*