tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Әлем балалар бакчасы педагоглары лаеклы ялдагы остазлар белән очрашты
Яңа Әлем балалар бакчасы педагоглары лаеклы ялдагы остазлар белән очрашты

Яңа Әлем балалар бакчасы педагоглары лаеклы ялдагы остазлар белән очрашты

2023 ел Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан «Педагог һәм остаз елы» итеп билгеләп үтелгән иде. Шул уңайдан Яңа Әлем балалар бакчасында ачык чара узды.

Бакчабызга балалар бакчасында күп еллар намуслы хезмәтләрен башкарып, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган бакча мөдире Рәмилә Әсгать кызы, педагогларыбыз һәм 1972 елдан   беренче хезмәт юлын Яңа Әлем балалар бакчасында башлап, озак еллар районыбызда мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә бүлекнең баш белгече булып эшләгән лаеклы ялдагы Мирзаһитова Фәндилә Рәис кызы да чакырылган иде.

Балалар күчтәнәче “Каз өмәсе” ачык чарасын караганнан соң, остазларыбыз белән эшлекле уеннар, төрле ситуацияларда калган очракта, аннан  чыгу юллары турында түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшүләр узды.

Бәйрәмебезгә килгән һәр остаз педагогларыбыз үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, без яшь буын педагогларына акыллы һәм бик кирәкле киңәшләре белән дә уртаклаштылар, хезмәт юлында булган вакыйгаларны күңел сандыгыннан ачтылар.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*