tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV «МАКСАТ» Яшь татар лидеры мәктәбе тәмамланды
XV «МАКСАТ» Яшь татар лидеры мәктәбе тәмамланды

XV «МАКСАТ» Яшь татар лидеры мәктәбе тәмамланды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан 7-10 декабрь көннәрендә XV «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» уздырылды.

Сменаның һәр көне тренинглар һәм интенсивлар, түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр, мастер-класслар белән үрелеп барды. Беренче спикер – MCP коуч, «Доверие» психология үзәге педагог-психологы Диләрә Әхмәдуллина актив татар яшьләренә иҗтимагый эшчәнлек һәм шәхси вакытны ничек дөрес итеп баланста тоту турында тренинг үткәрде.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрдәнов белән очрашу узды. «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе катнашучылары кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

«Максат» мәктәбе программасының бер өлеше Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең «Буыннар диалогы: уңышлы хезмәттәшлек перспективалары» дигән укыту семинары белән берлектә узды. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов белән очрашу үтте.

«Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Фәрит Фәрис улы Фәрисов оешма эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Программист, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче «Глаз Бога» платформасын булдыручы Евгений Антипов катнашучылар белән онлайн-элемтәгә чыкты.

Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе вице-президенты Азиз Марат улы Замалиев командасы белән таныштырды, виртуаль ярышларның яңа мөмкинлекләр һәм масштаб алуы турында сөйләде.

Төрле еллар «Татар яшьләре көннәре» лидерлары: Ринат Фәйзуллин, Рөстәм Галимов һәм Ринат Каштанов XV «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе делегатларына стратегик сессия үткәрделәр.

Экономика фәннәре кандидаты, доцент, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директоры урынбасары, Россиянең салым консультантлары палатасы әгъзасы Салмина Светлана Витальевна ТР бердәм грант операторы буенча интенсив үткәрде, экспертлар тарафыннан исәпкә алына торган мөһим моментларга игътибар юнәлтте.

Тимур Чугунов сhatGPT һәм Тһеb.АI мисалында нейрочелтәрләр белән эшләү буенча мастер-класс үткәрде.

Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы «Каз өмәсе» иҗат кичәсе уздырды.

Теоретик белемнәр алгач, төбәкләрдән килгән делегатлар проектларны язып, тәкъдим иттеләр. “Туган тел” Самара өлкә татар оешмасы активисты Эльмира Мефтахова һәм Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Диана Мөбарәкова җиңү яуладылар. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аларга 50шәр мең сум күләмендәге сертификатлар тапшырды.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*