tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярыш – юбилей истәлеге
Ярыш – юбилей истәлеге

Ярыш – юбилей истәлеге

Илһам Нургалиев – 16 ел мәктәп директоры, 3 ел хуҗалык рәисе булган, 20 елга  якын Лесхоз картлар-инвалидлар йортын күтәргән җитәкче буларак районда билгеле шәхес. Шахмат-шашка уеннары остасы.

Шушы  көннәрдә Илһам Һашим  улына  65  яшь тулуны да өстәл  уеннары белән билгеләп  үттеләр.  Ярышларны Азат Әхмәтов оештырды. Катнашырга 16 кеше  килгән  иде. Саба районы башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов аны юбилее белән  котлап  кыйммәтле шахмат инвентаре тапшырды.

Шахмат  уенында фермер Зөфәр Мөхәммәтшин җиңү яулады. Миңгәрдән Альберт  Вәлиуллин, Явлаштаудан  Мулланур  Мусин призерлар булдылар. Шашкада Сабабаштан Нәкыйп Рәхимов җиңде. Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев – 2нче, Сабадан Азат Әхмәтов 3нче  урыннарны  алдылар.

Юбиляр катнашучыларның барысына истәлек бүләге тапшырды. Иң өлкән шахматчыга каралган приз Хәмит Мөгътәсимовка бирелде.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*