tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «БикаФест» фестивале нәтиҗәләре
«БикаФест» фестивале нәтиҗәләре

«БикаФест» фестивале нәтиҗәләре

4-5 нче декабрьдә Сәләт Йортында «БикаФест» фестивале үтте. Татарстанның төрле районнарыннан килгән егет һәм кызлары җыр һәм нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте.

Фестиваль «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан быел 19 нчы тапкыр үткәрелә.

Гадәттәгечә, Музыка һәм әдәбият юнәлешендә уза. Катнашучылар үзләрен төрле номинациядә сынап карый алды. Алар танылган җырларны башкара, үзләре иҗат иткән музыкаль һәм әдәби әсәрләрне тәкъдим итә, коллективлары белән чыгыш ясый.  «Татар җыры стилизациясе» номинациясе өстәлде. Катнашучылар быел беренче мәртәбә татар җырларын яңача яңгырашта тәкъдим итте. Казыйлар шурасы чыгышларны уңай бәяләде.

«БикаФест» фестивалендә Гран-прига – Инсаф Ганибаев лаек булды.

Шулай ук махсус бүләкләр дә бар иде. Аларга «Мизгел» ансамбле һәм Михайлова Камилла ия булды. Барлык җиңүчеләргә дә «БикаФест»ның партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

selet.biz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*