16 май көнне Казан Федераль университетының Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри үзәге Бөек Ватан сугышының 76нчы Җиңү көнен үткәрде. Ачык дәрестә Чернобыль шәһәрендә булган Наиль абый һәм илебезнең чиген саклаган Камалов Рим абый катнаштылар.
Татар мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышланган җыр һәм “Зәнгәр яулык” җырын башкардылар. Килгән кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең күргәннәрен искә төшереп, балаларга сөйләделәр.
Нурия Шәрәфетдинова