tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш шәһәреннән Юсуповлар гаиләсе шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнашты
Тәтеш шәһәреннән Юсуповлар гаиләсе шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнашты

Тәтеш шәһәреннән Юсуповлар гаиләсе шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнашты

15 май көнне Тәтеш шәһәреннән Юсуповлар гаиләсе Казан шәһәрендә узган «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез ” исемле шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнашты.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде.

Финалга 6 муниципаль район чыкты.

Г. Камал театрында тәтешлеләр үзләренең шәҗәрә агачларын, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән ризыкларын, алар өчен кыйммәтле реликвияләрен күрсәттеләр,​ һәм​ «Танышыгыз, минем гаиләм, Туган ягым!» дип исемләнгән визит карточкасын күрсәттеләр.

tetyushy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*