tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бизәкләр бик күп серләр яшерә!
Бизәкләр бик күп серләр яшерә!

Бизәкләр бик күп серләр яшерә!

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина инстаграм сторисында яңа китап чыгуы турында хәбәр итте. Китапның авторлары арасында авылдашым – бик тырыш, үз эшенә җаваплы караучы, актив кыз Дания Булатова да булуын күргәч, тиз арада аннан китап турында сорашып яздым. Дания, һәрвакыттагыча, шунда ук җавап та бирде. Аның җаваплары ачык, төгәл булуы белән дә аерылып торалар.

Сезне дә зур әһәмияткә ия уку әсбабы белән таныштырып китим. “Орнаментальное искусство” дип атала ул. “Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар үрнәгендә” дип тә өстәлгән. “Укыту-методик әсбап сынлы сәнгать укытучылары, өстәмә иҗади белем бирүче оешмаларда эшләүче педагоглар, клуб оешмалары җитәкчеләре, шулай ук педагогика буенча югары уку йортлары студентлары тарафыннан орнаменталь сәнгать буенча иҗади биремнәр эшләү өчен файдаланылырга мөмкин.

Тәкъдим ителә торган кулланма Төмән өлкәсе территориясендә яшәүче күп санлы халыкларның орнаменталь сәнгате турында гомуми күзаллауларны ача, анда орнаменталь сәнгатьне өйрәнүдә гамәли дәресләр оештыру буенча тәкъдимнәр табарга була”, – дип аңлатты Дания.

Китапның нигезендә Дания Рәшит кызының диплом эше кулланылган.

– Ни өчен бу темага игътибар иттең, Дания?

– Орнаменталь сәнгать белән мин институтта кызыксындым. Әмма зур проблема белән очраштым.

Билгеле булганча, орнаменталь сәнгать — матди культураның үзенчәлекле элементы гына түгел, ә көчле этник индикатор да. Казан, Кырым, Әстерхан татарларының орнаментлары системалаштырылган һәм өйрәнелгән булса, Себер татарларының традицион бизәкләре өйрәнелмәгән булып кала бирә. Шуңа күрә тикшеренүләр үткәрә башладым. Без җитәкчем Ольга Бакиева белән 15тән артык мәкалә яздык һәм укыту-методик кулланманы нәшер итәргә кирәк дигән карарга килдек. Бу басма белән милләтләр эшләре өлкә комитеты, өлкә себер татарлары һәм татар милли-мәдәни автономиясе кызыксынды.

– Бу әсбапта нинди мәгълүмат табарга була? Аның әһәмияте нидә?

– Бүгенге көндә кешеләр бизәкләрнең эчтәлегенә игътибар итмиләр. Ул алар өчен, халыкның үзенчәлекләрен ачучы символга караганда, күбрәк бизәк булып тора. Шуңа бәйле рәвештә традицион бизәкләр еш кына үзгәртеләләр һәм шуның белән бергә мәдәни күзаллаулар да үзгәрә. Бизәкләрне өйрәнүдә ялгышлыклар килеп чыга, шуңа күрә орнаменталь сәнгатьне өйрәнү юлларын яңадан аңлау зарурлыгы туа.

Орнаментны анализлау өчен без музей экспонатларын алдык, этнографик һәм тарихи фәнни әдәбиятны өйрәндек. Беренче бүлектә орнамент тарихы, шулай ук аның материалы белән бәйләнеше ачылган, чөнки һәр орнамент предметның функциясе белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, нәкыштәге (резьба) нәзакәтле бизәкләрне тамбур чигүендә ничек кулланыр идек, һәрвакытта да сурәтләп булмый. Икенче бүлектә Төмән өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның орнаментлары каралды. Өченче бүлектә яшь буын өчен төрле мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә орнаменталь сәнгатьне өйрәнү буенча гамәли дәресләр оештыру алымнары бирелә. Орнамент – ул үзенчәлекле китап, ул халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын укырга өйрәтәчәк. Чөнки һәр җирлектә гореф-гадәтләрне, декоратив-гамәли сәнгатьне саклау халык мәдәниятен саклап калу өчен кирәк. Төп проблема – үткәнне саклап калу гына түгел, киләчәкне үстерү дә, шуңа күрә Россия мәдәниятен саклап калуның гомуми эшендә тамырларны, сәнгатьне, гореф-гадәтләрне белү мөһим.

Без гармония, игелек һәм матурлык идеяләре нигезендә төрле мәдәниятләрнең үзара бәйләнешен ачарга булдык. Шуңа күрә, рус, ханты һәм татар мәдәниятләрендә кояшның төрле стильләштерелгән билгеләрен берләштергән орнаменталь композиция укыту-методик әсбапны рәсмиләштерү концепциясе булды. Бу идея традицион орнаменталь сәнгатьнең асылын чагылдыра торган берләштерүче башлангыч булып тора. Нәтиҗәдә, без титул тышлыгында символ итеп Кояшны бирдек.

Бизәкләр бик күп серләр яшерә!

Безнең тикшеренү билгеләнгән проблеманы тулысынча ачып бетерми һәм бу юнәлештә алга таба эшләүне таләп итә.

– Рәхмәт, Дания, әсбап бизәкләр аша тарихны ачыкларга күпләргә ярдәм итәр, алга таба эзләнүдә этәргеч булыр дип ышанам.

Гөлнур Вәлиева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*