tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бизнес берләштерә” программасы секцияләре үз эшен башлап җибәрде
“Бизнес берләштерә” программасы секцияләре үз эшен башлап җибәрде

“Бизнес берләштерә” программасы секцияләре үз эшен башлап җибәрде

 XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында “Бизнес берләштерә” программасы үз эшен башлап җибәрде. 

Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү юнәлеше эшен ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат үзәге җитәкчесе Вәсилә Шәмсевалиева алып барды.

Әлеге юнәлешкә спикер буларак Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов чакырылган иде. Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү секциясендә катнашучылар өчен бу тема бик четерекле. Чөнки җитештергән азык- төлекне әрәм-шәрәм итми саклау да кирәк. Бәрәңгене саклау серләре белән Минталип Миңнеханов уртаклашты.

– 2000 елда 355 га җирдә бәрәңге үстерә башладык. Бәрәңгене саклау – бик четрекле мәсьәлә. Моның өчен баштан ук яшелчәләрнең чыдам сортларын сайларга кирәк, – диде ул.

Ул үзе гала сортын яратып утырта. Бәрәңгене саклау турында фикерләрен дә җиткерде фермер:

– Продукцияне саклау урыны бик мөһим. Күпме генә уңыш җыйсаң да, дөрес сакламасаң, ризык югала. Без саклау ысулларының гадиеннән катлаулысына күчтек күчтек. Шуңа бәйле сату да югары дәрәҗәгә күтәрелде, – диде ул һәм эшмәкәрләрне бәрәңге саклау серләренә төшендерде.

Секциядә катнашучылар өчен товарын вакытында сату нокталарына урнаштыру хакында сөйләнде. Чөгендер, кишер кебек яшелчәләрне сату кыен ди эшмәкәрләр. Минталип Миңнеханов аларга продукцияне мәктәпләр, балалар бакчаларына урнаштыру юлын эзләргә киңәш итте.

“Авыл хуҗалыгы техникасы, аның төзелеш материаллары ” дигән секциянең модераторлары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм “ТехноАрск” җәмгыяте генераль директоры Нәҗип Гатауллин булдылар. Алар эшмәкәрләргә үз эш тәҗрибәсе хакында сөйләделәр, авыл хуҗалыгы техникасы юнәлешендә эшләүнең актуаль мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

“Агросәнәгать өлкәсендә цифрлы технологияләр” секциясендә дә эшмәкәрләр күпләп катнашты. Биредә катнашучыларга агробизнесның топ-менеджменты квалификациясен күтәрү программалары, агросәнәгать комплексының бөтен тармагы буенча мәгълүмат җыю, саклау һәм визуальләштерү системасы турында сөйләделәр. Әйтик, Казан дәүләт аграр университетының агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы мөдире Хәлиуллин Дамир Таһир улы цифрлы компетенциянең актуальләшүе, университетның цифрлы технологияләр өлкәсендәге белем бирү программалары турында сөйләде.

Шулай ук бизнес-кейслар кысаларында “Агрохолдинглар, агроҗитештерүчеләр”, “Агросәнәгать комплексында хезмәт күрсәтү”, “Үсемлекчелек”, “Терлекчелек” һ.б. дискуссия мәйданчыклары узды. Мондый чаралар форматы эшмәкәрләргә элемтәләр алмашырга, бизнес буенча партнерлар булдырырга һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә. Аларның секция утырышы барышында туган фикерләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*