tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллар-2023” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Оста куллар-2023” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Оста куллар-2023” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында “Оста куллар-2023” конкурсын оештырды. Бәйге старт 15 нче февральдән 8 нче мартка кадәр “Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы” номинацияләре буенча дәвам итте.

Шушы вакыт эчендә 249 эш алынды. Хатын-кызларыбыз үзенең булганлыгы, уңганлыгы, алтын куллы булуын тагын бер кат исбатлады. Алар арасында яшьләр дә, өлкән апалар, әбиләр дә бар. Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан хезмәтләр килде.

Жюри барлык конкурс эшләрен дә җентекләп карап чыкты. Игътибарга лаек эшләр бик күп булу сәбәпле, катнашучылар арасында урыннар саны арттырылды. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын бирергә дигән карар да кабул ителде. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүләкләү тантанасының вакыты аерым хәбәр ителәчәк.

“Оста куллар-2023” конкурсында җиңүчеләр исемлеге: 

“Алтын куллы хатын-кыз” номинациясендә:

I нче урын – Гөлназ Абдуллина (Башкортстан)

Эльвира Губаева (Свердловск өлкәсе)

Лилия Вафина (Саба)

II нче урын – Алия Фаздалова (Арча)

Флария Акжичетова (Свердловск өлкәсе)

Гүзәл Габидуллина (Кукмара)

Ләйлә Галимова ( Актаныш)

III нче урын – Фәния Вафина (Әлмәт)

Нурия Хәбибуллина (Кыргызстан)

Зөлфирә Мөхәммәдиева ( Казан)

Альбина Насретдинова (Чаллы)

“ Аш-су остасы” номинациясендә:

I нче урын – Роза Шәйхетдинова (Теләче)

Сәвия Сафина (Кукмара)

II нче урын – Регина Гыйззәтуллина (Лениногорск)

Гөлүсә Фазылҗанова (Биектау)

III нче урын – Гөлфия Бабшанова (Төмән өлкәсе)

Аида Закирова (Пермь крае)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар: 

Гөлчәчәк Гыйззәтуллина (Питрәч)

Гөлфирә Гыймадиева (Балык Бистәсе)

Нурия Бәхтәгәрәева ( Мөслим)

Гөлназ Шәйхетдинова (Апас)

Гүзәлия Гарипова (Сарман)

Ләйсәния Гәрәева (Минзәлә)

Инзилә Хафизова (Апас)

Ләлә Гыйльметдинова (Балтач)

Альбина Сафиуллина (Самара өлкәсе)

Эльмира Ястребова (Пермь крае)

 

 

 

 

 

 

Один комментарий

  1. Фариха әбиегез

    Бөтендөнья татар конгрессы бик матур чара оештырды. Зур рәхмәт 249 оста!!! Үз эшләрен тәкъдим итте!!! Нинди максат белән эшләнгән эш булды бу. Аңлашылмады. Шуннан 28 эш каралган эшләр!? Калганнар Рәхмәт хатына да лаек түге булып чыга! Күңелләрен төшереп, сезнең чараны күтәреп, булышып чыккан өчен, рәхмәт хаты да тимәде булды. Рәхмәт! Уңышлар сезгә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*