tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Сәфәр аеның 2-нче көнендә (19 сентябрьдә) Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы  мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале ТАССРның 100-еллыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында уза.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Фестиваль традицион рәвештә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Ул, катнашучыларны сәламләп: «Быел, Аллаһының рәхмәте белән, сигезенче тапкыр Бөгелмә шәһәренә мөнәҗәтләр фестиваленә җыелдык. Без аны март ахырына билгеләгән идек. Әмма пандемия аркасында фестивальнең вакытын күчерергә туры килде. Без аны онлайн форматта да уздыра алган булыр идек, әмма татар моңы турында сүз барганда, аны бары, күзгә-күз очрашып, ишетеп, тыңлап кына тоеп була. Шуңа күрә хәзер фестиваль «Милли моң» исемен йөртә», – дип белдерде һәм быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестиваленә кырыкка якын сәнгать коллективы килүен ассызыклап үтте. Алдагы елларда фестивальдә 200 гә якын башкаручы катнаша торган булган.

Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучыларга Татарстан мөфтие исеменнән Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде: «Быелгы фестиваль колачлырак форматта уза. Фестивальнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур: яшьләребез, үсеп килүче буын, мөнәҗәтләребезне белеп, өйрәнеп үсә. Фестивальдә катнашучыларга Раббыбыз тел ачкычлары бирсен”, – диде ул, быел фестивальнең Россиякүләм дәрәҗәгә ия булуын ассызыклап. Әлеге теләкләргә кушылып, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенә соклануын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та белдерде.

Ярыш гадәттәгечә “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә узды. Жюри әгъзалары мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының Ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте.
Фестивальнең географиясенә килгәндә, мөнәҗәт башкаручылар Россиянең ике төбәгеннән – Башкортостан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның сигез районыннан иде. Иң яшь мөнәҗәтче дә, иң өлкән мөнәҗәтче дә Әлмәт районыннан булып чыкты. 82 яшьлек Рәшидә апа Фарлукшина Кәләй авылыннан килгән, ул «Буыннар чылбыры өзелмәсен” ансамбленә йөри, 1990 елдан бирле шигырьләр яза. Теләге – милли байлыкны яшь буынга җиткерү. Габдрахман авылыннан килгән 6 яшьлек иң яшь мөнәҗәтче Илүзә Шәрәфетдинова әнисе белән “Сабак” дип исемләнгән мөнәҗәт башкарды. Аның кече яшьтән дини җырларны башкару юнәлешендә иҗат юлына басуы хуплау тапты һәм жюри тарафыннан уңай бәя алып, Татарстан мөфтиенең махсус бүләгенә лаек булды.

Ансамбльләр арасында I урынга – Сарман районыннан “Илек”, Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан “Ахирәтләр” ансамбльләре, ялгыз башкаручылар арасында Бөгелмәдән – Гатиятуллина Әминә һәм Башкортостан Республикасының Кандры авылыннан Әхмәтҗанов Марат (балалар), Баулы районыннан Римма Яруллина һәм Яр Чаллыдан Ихсанов Рузил (өлкәннәр) чыкты.

Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә, ә һәр солист һәм ансамбль мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашу хакында сертификатларга лаек булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*