tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Казанда  «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясалды.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең 1 нче урын алган җиңүчеләре — Свердловск өлкәсенең Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Данир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина.

2 нче урынны Башкортстанның Илеш районы Базытамак мәктәбе укытучысы Илмира Ахунова һәм ТР Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Ландыш Әһлетдинова алды.

3 нче урында — Чувашиянең Батыр районы 1 нче Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы Роза Айзатуллова һәм Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина.

Лауреатлар — Пермь краеның Барда районы Каенавыл мәктәбе укытучысы Элиза Илкәева, Чаллының Мулланур Вазитов исемендәге гимназиясе укытучысы Алсу Фәттахова, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали урта мәктәбе укытучысы Искәндәр Латыйпов, Алабуга районы 1 нче гимназия — милли белем бирү үзәге укытучысы Зимфия Илдарханова.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховлар котлады.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*