tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади һәм белем алу сезоны ачыла. Теләгән һәркем татар теле курсларына килә ала. Уку бушлай, дустанә һәм профессиональ дәрәҗәдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«Онлайн дәресләр өч ай дәвамында барачак, аны үткәннән соң көнкүреш темаларына дөрес әйтелеш белән укый, яза һәм сөйләшә алачаксыз. Офлайн дәресләр тирәнтен еллык белем бирү программасына нигезләнгән, ул һәр шимбә саен Татар мәдәни үзәгендә узачак. Курсларга барыр алдыннан 8(495) 951 87 59 телефоны буенча язылу шарт», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*