tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда ачык һавада төрки-татар язулары
Болгарда ачык һавада төрки-татар язулары

Болгарда ачык һавада төрки-татар язулары

Казан Кремлендә ачык һавада төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру проекты турында, шулай ук ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып аны гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Экспозиция Болгар музей-саклаулык территориясендә, Болгар цивилизациясе музееның яңа бүлеге буларак оештырыла.Ул Елга вокзалы бинасы янында урнашачак. “Бу ният бик яхшы. Аны гамәлгә ашыра алсак, бу мәдәниятебезгә керткән зур өлеш булыр”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Экспозиция проекты белән ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов таныштырды. Экспонатларны алты бүлеккә бүлү ниятләнә: аларда рун, уйгур, гарәп язуы, латин графикасы нигезендәге язу, кириллица нигезендә татар алфавиты язуы үрнәкләре күрсәтеләчәк, борынгы төрки язуы, Идел-Кама Болгары һәм Жучи улусы, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыкларының язма истәлекләре, XVIII гасыр-XX гасыр башында төрки-татар язулары һәм язма истәлекләр урын алачак. Барлык экспонатлар турында татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә мәгълүмат урнаштырылачак. “Язма әдәбият тарихы яхшы өйрәнелгән булса да, әлегә беркайда да мондый музей юк”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ассызыклаганча, әлеге проект Бөтендөнья мирас үзәге белән килештерелергә тиеш. “Мәдәни мирас объекты территориясендә теләсә нинди юридик эшләр тыелган, мәдәният һәйкәлләрен саклап калу буенча эшләр генә искәрмә булып тора. Шуңа күрә экспозициянең гамәлдәге ландшафтны үзгәртмәве мөһим. Аның гамәлдәге объектларга йогынтысы да булмавы зарур”, – дип басым ясады Айрат Сибагатуллин

Минтимер Шәймиев бу мәсьәләгә фикерен җиткереп, Елга вокзалы янында урын алачак язма әдәбият тарихы музее гамәлдәге тарихи һәйкәлләрнең визуаль кыяфәтенә йогынты ясамаячак, табигый ландшафтка берничек тә тәэсир итмәячәк, дип саный. Дәүләт Киңәшчесе яңа объектны Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак барлыкка китерүне кулай күрә. Минтимер Шәймиев аның урыны да бик шәп сайланганын билгеләп узды.

ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова идеянең искиткеч яхшы булуын, әмма аны тормышка ашыру җиңел булмаячагын шәрехләп үтте. “ЮНЕСКО комитетының соңгы утырышында кабул ителгән документта нәкъ менә безнең һәйкәл буенча яңа проектларны гамәлгә ашырудан, туристик инфраструктура үсешенннән тыелып торырга дигән пункт бар. Шуңа күрә, ни дисәң дә, безне ЮНЕСКО белән килештерү эшләре көтә”, – дип белдерде Т. Ларионова.

Киңәшмәдә катнашучылар эскиз проекты буенча фикер алышты. Ул авторлар тарафыннан агымдагы ел азагына кадәр “Татинвестгражданпроект” ДУП белән берлектә эшләнеп бетәчәк.

“Татар-информ” МА,
ТР Президенты матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*