tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борис Тимеркәев: “Татар телен камилләштерү өчен төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк”
Борис Тимеркәев: “Татар телен камилләштерү өчен төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк”

Борис Тимеркәев: “Татар телен камилләштерү өчен төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк”

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында физика-математика факультетының гомуми физика кафедрасы мөдире, профессор, физика-математика фәннәре докторы Борис Ахунович Тимеркәев татар телендә югары белем бирү, бердәм дәүләт имтиханының татар теленең үсешенә йогынтысы, мәктәптә төгәл фәннәрне татарча укыту, укытучылар әзерли торган аерым уку йорты булдыру, туган телне саклап калу турында фикерләре белән уртаклашты.

Узган гасырның туксанынчы еллары азагында Борис Тимеркәев, Гали Даутов, Дамир Галимов төркеме югары уку йортлары өчен татар телендә, өч бүлектән торган “Физика” дәреслеге, мәсьәләләр җыентыгы чыгарган иде. “Бу татар тарихында югары уку йортлары өчен физикадан татар телендә беренче дәреслек иде”, – ди горурланып Борис Тимеркәев.

Дәреслек ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” законны гамәлгә ашыру комитеты ярдәме белән нәшер ителгән иде. Бу елларда югары уку йортлары өчен татар телендә “Математика”, “Тракторлар һәм автомобильләр”, “Санлы анализ нигезләре”, “Симметрик күпбуыннар” һәм башка шундый дәреслекләр, уку әсбаплары нәшер ителде. Аларны югары уку йортларының татар төркемнәрендә укучы студентлары кулланды.

“Югары уку йортларында татарча белем алырдай татарлар юк”

“Без Татарстандагы югары уку йортларында 15-20 ел дәверендә татар телендә югары белем бирүне оештырдык. Бу эш яхшы гына барды. Без КАИда 15 ел дәвамында ел саен физика, математика, информатика укыту өчен 25ләп белгеч әзерли идек. 15 ел эчендә 1-2 төркем татар укучыларын җыеп, аларны татарча укыттык. Имтиханнарны да татарча алдык, биш ел буена укытып, аннары мәктәпләргә укытучылар итеп озаттык. Алар әле дә мәктәпләрдә эшли. Физика, математика, информатика фәннәрен укыталар. Ул чорда татар телендә югары белем бирүне Татарстан Хөкүмәте финанслады”, – ди Борис Тимеркәев.

Галим фикеренчә, компьютерлар, телевизор, кесә телефоннары, смартфоннар соңгы елларда иң көчле “укытучыларга” әверелде.

“Нинди информация, нинди белем кирәк – барысы да бар. Алардан мәгълүмат рус телендә килә. Шуңа күрә татар теленә мохтаҗлык кими. Соңгы елларда хәтта югары уку йортларында татар телендә белем алырдай татарлар да бармак белән генә санарлык. Татар телен белгән студентлар булса да, алар математика, физиканы рус телендә укыган була. Студентларны татарча укыту өчен, аларны башта татар теленә өйрәтәсе була”, – ди ул.

“БДИ татарча укып килгән абитуриентларга кабул итүгә киртә булды”

Бөтен Россия күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәнче, техник вузларда татарча белем бирү өчен абитуриентлар кабул итү җайга салынган булган. Борис Тимеркәев сүзләренчә, югары уку йортына БДИ баллары буенча гына кабул итү тәртибе барлыкка килгәч, татар телендә укыган балаларга вузга керү кыенлашкан.

“БДИ килеп чыкканчы абитуриентлар югары уку йортларына имтиханнар биреп керәләр иде. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшырып була. Татар телендә белем алып русча БДИ биреп булмый. Бердәм дәүләт имтиханы барлыкка килү татарча белем алган студентлар кабул итүгә киртә булды. Башта Бердәм республика имтиханы дигән чара бар иде”, – дип искә ала Борис Тимеркәев.

Бердәм республика имтиханын (БРИ) татар телендә биреп була иде, моның өчен имтихан материаллары татар теленә тәрҗемә ителде. Бу вакытта укучылар физикадан имтиханны да татар телендә бирә алды. 2009 елдан башлап татар телендә бердәм республика имтиханы тапшырып югары уку йортларына керү тыелды. Бу елдан башлап Россия югары уку йортларына бары тик БДИ билгеләре аша гына керергә була.

Борис Тимеркәев, Гали Даутов, Дамир Галимов – өч галим бергәләп мәктәп укучылары өчен бердәм имтиханга әзерләнергә әсбап та чыгарды. “Физика: Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез” китабында физикадан мәсьәләләр татар телендә бирелә. Җыентыкта 1 меңгә якын мәсьәлә тупланган. 3000 тираж белән чыккан басма инде күптән таралып беткән.

 

Татар балаларын да, аларның ата-аналарын да аңларга кирәк

“Математиканы нинди телдә укысаң да, русча биреп була. Анда саннар, тигезләмәләр. Татар телендә уку әсбаплары, дәреслекләр язучылар хәтта математика фәнен өйрәнү өчен татар теле иң кулай тел дип тә әйтәләр. Ә физика фәнен өйрәнү өчен логик фикерләү дәрәҗәсе үстерергә кирәк. Физика фәнен мәктәптә татарча өйрәнеп, рус телендә БДИ тапшырып булмый. Мәсьәләне башта үзеңә аңларга, аннары аңлатып бирә белергә кирәк. Анда крестик кына куясы түгел бит. Имтиханнан 40-50 балл җыйнаган бала беркая да укырга керә алмый бит”, – ди укытучы.

“Татар балаларын да, аларның ата-аналарын да аңларга кирәк. Алар үзләренең балаларының теләгән юнәлештә югары белем алуларын, зур дәрәҗәле белгеч булуларын тели. Фәннәрне татарча укып, югары уку йортына керә алмаса, бу бала киләчәктә ата-анасын да, сәясәтне дә гаепләргә мөмкин”, – дип көрсенә Борис Тимеркәев.

“Татар баласының соравына татар телендә җавап бирә торган укытучылар кирәк”

“Татар телен саклау гаиләдә булырга тиеш. Менә яһүдләрне карагыз. Кая гына барсалар да, алар шул урындагы телдә аралаша. Израильдә үз телләрендә сөйләшә, үз телләрен үстерәләр. Һәр яһүд ивритны белергә тиеш. Алар үзләренең телен булдырды бит. Ә безнең телебез бар бит инде – кулланырга гына кирәк.

Җитәкчеләр, табиблар, укытучылар ике телне дә белергә тиеш. Алар сорауларга да ике телдә җавап бирә алсыннар иде”, – ди ул.

Галим фикеренчә, татар баласына рус телендә белем бирә торган укытучы татар телен дә белсә, яхшы булыр иде.

“Дәрес рус телендә барсын. Әгәр татар баласы татарча уйласа, укытучы янына килеп, аңламаган соравын татарча бирсә, укытучы шуны татар телендә аңлатып бирә алырга тиеш. Шул чакта телнең дәрәҗәсе дә була”, – ди ул.

Ләйсән Хафизова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*