Бөтен дөнья татарлары язган диктантка Кыргызстанда гомер итүче милләттәшләребез дә кушылды.
Диктант Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә эшләп килүче «Асыл бала» мәгариф үзәгендә язылды. Язучылар арасында иң яшенә – 8 яшь, иң олысына – 84 яшь иде. Кыргызстанда яшәүче татарлар әлеге дөньякүләм акциядә 2015 елдан бирле катнашып киләләр.