tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татар мәдәният үзәге казанышлары
Төмән татар мәдәният үзәге казанышлары

Төмән татар мәдәният үзәге казанышлары

Сентябрь ае Төмән шәһәре һәм районында яшәп, иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре өчен югары казанышларга бай булды. Бигрәк тә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре мактанырлык уңышларга ирештеләр. Мәсәлән, шәһәр мәдәният департаменты һәм шәһәр рус мәдәният үзәге уздырган “Уйна, Төмән гармуны!” шәһәр фестивалендә ялгыз инструменталь башкару номинациясендә катнашкан профессионаллар арасында Әбүзәр Миңнебаев 1 нче дәрәҗәдәге, Ислам Сафин 2 нче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә һәвәскәр гармунчылар категориясендә Җәгъфәр Касыймов 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Коллектив инструменталь башкару номинациясендә “Әпипә” (җитәкчесе Е.Володина) уен кораллары ансамбле 2 урынны яулады.

24 сентябрь көнне Төмән районы, Винзили поселогының “Вернисаж” мәдәният һәм ял үзәгендә өлкә мәдәният департаменты, Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте оештыруында V һәвәскәр иҗат коллективларының төбәк фестиваль-конкурсы узды. Биредә Төмән шәһәре, районы һәм Түбән Тәүде районының 50дән артык иҗади коллективы сәләтләрен күрсәтеп, үзара ярыштылар. Чыгыш ясаучыларның осталыкларына бәя бирүче күпсанлы һәм югары компетентлы җюри әгъзаларын РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, сәнгать белеме кандидаты, музыкант, дирижер, педагог Владимир Лавришин җитәкләде. Бу бәйгедә дә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге коллективлары аерылып тордылар һәм 5 югары урынга лаек булдылар. Бу турыда безгә “Пышны” фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов хәбәр итте.

Төмән татар мәдәният үзәге казанышлары, изображение №2

-Бәйге һәр яктан уйланып, барлык уңайлыклар булдырылып бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Шундый искитмәле матур бинада, зур сәхнәдә чыгыш ясау үзе бер онытылмаслык мизгел ул. Төрле милләтләр, аларның төрле төстәге матур костюмнары, осталыклары, сәхнәне тоеп биюләре барыбызда да соклану хисе уятты. Әлбәттә, башта без бик борчылдык, шуңа ныклап әзерләндек тә. Һәм тырышканыбыз юкка булмады. Фольклор номинациясендә мин җитәкләгән “Пышны” ансамбле 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды, Хореография жанры буенча Екатерина Старостенко җитәкчелегендәге «Аккош» татар-башкорт бию студиясе 1 урынны яулады. Аннары фольклор-уен кораллары ансамбльләре арасында Әбүзәр Миңнебаевның “Умай” ансамбле 2 урынга чыкты. Шулай ук 2 нче урын “Чимги Тура” уен кораллары ансамбленә бирелде, аның җитәкчесе Ислам Сафин. Һәм театр коллективлары юнәлеше буенча Ринат Гарифуллин алып барган “Хәрәкәт” татар яшьләре театр-студиясе 2 урынны яулады. Чыгышларга мәртәбәле жюри төрле таләпләр буенча үз бәясен бирде. Фольклор номинациясе өчен җаваплы булган Төмән дәүләт сәнгать институты доценты, сәнгать фәннәре докторы Лилия Демина һәр адымны, яңалыкларны, үсешне күреп, нәтиҗә ясаганда аларны билгеләп үтте. Мәсәлән, “Пышны” фольклор ансамбленә быел яшь парлар килде. Хәтта бу да Лилия Васильевнаның профессионал күзлегеннән читтә, әһәмиятсез калмады – ул аларны күреп, матур теләкләрен җиткерде. Жюри рәисе Владимир Лавришин чыгышында: “Төмән өлкәсендә уен кораллары, бигрәк тә фольклор уен кораллары ансамбльләре барлыкка килгәненә бик шатмын. Аннары хореография көчле, фольклор төркемнәре җиң сызганып эшлиләр. Бүгенге нәтиҗәләргә карап шуны әйтәсем килә: Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге яңача эшли башлады. Үзәк җитәкчесе Мансур Кәбиров белән сәнгать җитәкчесе Стелла Шакировага минем рәхмәтемне җиткерегез. Минемчә, бүгенге көндә шәһәр мәдәният үзәге үзенең функциясен генә түгел, ә өлкә күләмендә эш алып бара”, – дип әйтеп үтте. Аның җылы сүзләре күңелебезгә бәлзәм булып ягылдылар. Форсаттан файдаланып, без дә әлеге бәйгене оештыручыларга, безнең эшебезгә дөрес бәя биргән жюри әгъзаларына, «Вернисаж» мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәрләренә, безне әлеге бәйгегә ышанып җибәргән мәдәният үзәге коллективына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без биредә күпме талант ияләрен, аларның гаҗәеп матур чыгышларын карап илһамландык, кәефләребез күтәрелеп, эшләргә көч һәм теләк алып кайттык. Хәзер инде өлкә күләмендә узачак фестивальгә әзерләнергә кирәк, – дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*