tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия ислам институты студентларга татар телен өйрәтүдә хезмәттәшлекне арттырачак
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия ислам институты студентларга татар телен өйрәтүдә хезмәттәшлекне арттырачак

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия ислам институты студентларга татар телен өйрәтүдә хезмәттәшлекне арттырачак

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия ислам институты җитәкчелеге түгәрәк өстәл янында беренче тапкыр гына җыелмый. Берничә ел элек уку йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы булдырылган иде. Биредә белем алган студентлар укуны тәмамлаганда, дини гыйлем туплау белән бергә, татар телендә дә иркен аралашырга тиеш. Бу Татарстан Республикасындагы мәчетләрне үз туган телебездә вәгазьләр дә укый ала торган имамнар белән тәэмин итү өчен эшләнә. Шулай ук Россия төбәкләрендә дә татар телен белгән дин әһелләренә ихтыяҗ зур. Анда 3 меңнән артык мәчет эшләп килә.

“Имамнарыбыз татарча яхшы белергә тиеш. Бу безнең алга Татарстан Президенты куйган бурыч һәм әлеге мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк,таяну көчебез шушы кафедрада”- дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Студентларга татар телен өйрәтү ничек куелган, алга китеш бармы? Башкарма комитет җитәкчесе бүлек җитәкчеләре белән берлектә, әнә шул мәсьәләне өйрәнү өчен быел кабат уку йортына килде.

Россия ислам институты үз эченә Казан ислам университетын да берләштерә. Россия ислам институтында 1100 студент, Казан ислам университетында 1600 студент белем ала. Укучыларның 80 проценттан артыгы татарлар. Биредә имамнар, журналистлар Коръән хафизлар әзерләнә. Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән хәзер килешү нигезендә генә алалар. Укып бетергәч, дипломлы белгечләр, имамнар үз республикаларына кайтып китәргә тиеш.

Уку йортының ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин белдергәнчә, 90 нчы елларда укырга керүчеләрнең 90 проценты авылдан булса, хәзер күпчелек шәһәр балалары. Татар телендә камил сөйләшүчеләр бик аз. Бу, әлбәттә, укыту процессында эшне катлауландыра. “Күп кенә татар гаиләләре дингә тартылды. Шуның нәтиҗәсендә, минем татар телен өйрәнәсем килә, дип кызыксынучылар шактый, шунысы сөендерә,”-ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге аудиторияләрдә булып, студентлар белән дә аралашты. Алар арасында татар телендәге сорауларны аңлап, үз туган телебездә җавап бирүче яшьләр аз. Утырышта фикер алышканда, татар теле дәресләрен өйрәтү өчен кадрлар кытлыгы барлыгы да ачыкланды. Ә менә татар теле дәреслекләре белән проблеманы хәл итә башлаганнар. Биредәге укытучылар үз тәҗрибәләрен туплап, аларны хәзер үзләре чыгара.

“Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлеге эшли. Татар халкы, төбәк тарихын укытканда алар ярдәм итә ала. Лекцияләр дә оештырырга мөмкин.  Үзегезнең идеяләрегезне тәкъдим итегез,”-диде Данис Шакиров. Конгресс тарафыннан яңгыраган тагын бер тәкъдим – студентларга гореф – гадәтләребезне өйрәтүне дә максат итеп куярга кирәк. “Гореф-гадәтнең асылы – дин аша кергән, ул дин белән бергә үрелеп барырга тиеш,”-дип белдерде киңәшче Ринат Закиров. Укытучылар, форсаттан файдаланып, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованы студентлар каршында йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез хакында чыгыш ясарга чакырдылар.

Утырыш ахырында мондый очрашуларны ешрак оештырырга дип килештеләр. “Без кварталга бер тапкыр менә шулай түгәрәк өстәл янында күрешә алабыз. Ә кафедра утырышларында безнең экспертларны чакырсагыз, алар бик теләп  катнашыр,” – дип йомгак ясады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*