tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанга юл тота
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанга юл тота

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанга юл тота

Бүген, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә, БТК җитәкчелеге эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасына бара.

Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты мөдире Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм башкалар.

Башкортстанда яшәүче татарларга делегация тарафыннан китаплар бүләк ителәчәк.

4 декабрь көнне һәр җитәкче үз тармагы буенча очрашулар уздырачак. Шулай ук биредә 2021 елның нәтиҗәләре хакында фикер алышулар,  татар теле укытыла торган белем бирү оешмалары белән танышу һәм Уфаның «Нур» татар театрының дәүләт театры буларак 30 еллыгына багышланган зур тантаналы кичәдә катнашу планлаштырылган.

Бүген исә делегация вәкилләре «Кем син? Мин – татар!» проектына йомгак ясалуга багышланган матур тантаналы кичәдә катнашачак.

Әлеге сәфәр барышы хакында Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан һәм оешманың рәсми Инстаграмыннан күзәтеп бара алачаксыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*