tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Таһировский премьера чыгарды
Тинчурин театрында Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Таһировский премьера чыгарды

Тинчурин театрында Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Таһировский премьера чыгарды

Тинчурин театры Туфан Имаметдиновның баш режиссер буларак эшләгән беренче проектын тәкъдим итте — татар чыгышлы Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировскийның «Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе» дип аталган спектакле чыкты.

Спектакль өчен Сәрдәр Таһировский бер төркем иҗатчылар — Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева һәм Айрат Бикбулатовлар белән берлектә пьеса язган. Төп герой — 6 яшьлек Сәрдәр һәм аның гаиләсе.

Сәхнәдә сиксәненче еллар ахыры — туксанынчы еллар башындагы Казан шәһәре һәм Һади Такташ урамындагы тормыш.

Төп рольдә театрга яңа килгән яшь артист — Фәрхад Мөхәммәтҗанов. Рольләрдә — Гүзәл Гарәпшина, Илгизәр Хәсәнов, Зөлфәт Закиров, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Зөлфия Вәлиева һәм башкалар.

«Беренче проект шушы инде, „Кияү урлау“ түгел. Безнең Сәрдәр кебек режиссерларыбыз тагын да бар. Аларны да чакырасы иде. Тинчурин театры яңа мәдәниятебезне үстерүнең яңа мәйданчыгы булсын иде», — диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Татар-информ» журналистына.

Ул алга таба да Сәрдәр Таһировский белән эшләргә теләге барлыгын әйтте. Әлеге спектакльне тамашачы уңай кабул итсә, киләсе сезонда тагын бер уртак проект булырга мөмкин.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*