tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта яңа Татар мәдәни үзәгендә «Әниләр көне һәм йорт учагы атмосферасында токмач көне»
Санкт-Петербургта яңа Татар мәдәни үзәгендә «Әниләр көне һәм йорт учагы атмосферасында токмач көне»

Санкт-Петербургта яңа Татар мәдәни үзәгендә «Әниләр көне һәм йорт учагы атмосферасында токмач көне»

Санкт-Петербургның яңа Татар мәдәни үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» дигән сүзләре белән беренче татар теле дәресе узды. Ул үзәк эшчәнлегенең башлануын билгеләп үтте. Шунысы игътибарга лаек, узып баручы «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» 2021 ел эстафетасын 2022 ел — «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы»на тапшыра.

Дәресне уңышлы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган: яңа методлы такта, уку өстәлләре һәм якты, уңайлы аудиториядә утыргычлар биредә белем алырга мәҗбүр итәләр.

Татар теле дәресен һәм «Милли татар ризыгы» мастер-классын «Әниләр көненә» багышладылар.

Татар теле дәресен Санкт-Петербургның «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова алып барды.

Мондый үзәкнең барлыкка килүендә «Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Рәис Марс улы Яркаевның өлеше бәяләп бетергесез. Ул үзе дә татар мәдәниятен үстерү, безнең үзенчәлегебезне һәм уртак мәдәнияткә интеграцияләнүне саклап калу белән кызыксына. Бу аның тормышындагы эшенә әверелде. Һәр үткәрелгән чара массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла, шулай итеп, бу башка культуралар белән уртак диалогка ярдәм итә.

Катнашучылар Рәис Марс улына зур эшне оештыруга керткән өлеше өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәләр.

Рәис Марс улы үз инициативалары белән Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте статусы турында кайгырта. Яңа Узәктә Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге өчен урын билгеләнде һәм биредә ул үз эшчәнлеген алып бара ала.

Фирая Рәшитова
«Ак калфак — Нева»

piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*