tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Масштаблы “Әниләр марафоны”
Масштаблы “Әниләр марафоны”

Масштаблы “Әниләр марафоны”

Әниләр көне уңаеннан 1 ноябрьдән «Тәртип» радиосы һәм журналист Динара Әхмәт “Әниләр марафоны” игълан иткән иде. Марафон быел өченче тапкыр үткәрелде. 21 көн дәвамында катнашучыларга Инстаграмда 21 бирем тәкъдим ителде. Катнашучылар «Мәхәббәт тарихы», «Әтиләр һәм бәбиләр», «Декрет ялы», «Балалар бакчасы», «Дини тәрбия», «Татар матбугаты», «Уйный-уйный үсәбез» һәм башка темаларга постлар урнаштырды.

Инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган бу марафонда 900ләп әни һәм дәү әни катнашкан. Оештыручылар сүзләренчә, марафон алар көткәннән күпкә масштаблырак булган.

«Марафонда бик күп кеше катнашты, һәм ул дәвамлы булыр дигән теләктә калабыз. Татар гаиләләре үз ара аралашсын өчен мәйдан булдырасы иде. Язмаларны башка кешеләр дә укый, үрнәк ала. Марафонда әниләрдән кала балалар, ирләр, дәү әниләр, туганнар да катнаша. Ул гаиләне берләштерә», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Марафонның Инстаграмдагы аккаунтына бер меңгә якын кеше өстәлгән. Марафонга Австралиядән, Россиянең Самара, Ульяновск, Пермь төбәкләреннән, хәтта Чукоткадан да кушылганнар. Татарстанның Биектау, Апас, Кукмара, Әлмәт районнары актив катнашкан.

«Быелгы марафон күпләргә «Бишек җыры» биреме белән хәтердә калачак. Барлык әниләр дә бу биремгә җитди һәм шулхәтле иҗади карады. Искитмәле! Күпләр «Нигә шундый авыр бирем бирдегез инде!» дип язсалар да, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Быел дәү әниләрнең катнашуы да сөендерә», — ди марафон авторы, журналист Динара Әхмәт.

Бер көнне дә калдырмыйча, «Әниләр марафоны»нда катнашкан 30 әнигә бүләкләр тапшырылды (алар саннар генераторы ярдәмендә сайланган).

Илүзә Ибәтуллина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*