tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскидан Илдар Насыйров «Идел» халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады
Ульяновскидан Илдар Насыйров «Идел» халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады

Ульяновскидан Илдар Насыйров «Идел» халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады

Башкортстан башкаласы Уфада татар-башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” дип исемләнгән халыкара фестиваль-конкурсы тәмамланды. Сембер татар сәхнәсенең яшь, өметле йолдызы Илдар Насыйров аннан 1 нче урын алып кайтты.

Илдар Насыйров мәртәбәле бәйгедә янә җиңү яулады. Сәләтле якташыбыз “Татар эстрада җырлары” номинациясендә 1 нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

“Әлеге фестивальне ике ел буе зарыгып көттем. Ниһаять, бөтен борчылулар да артта калды. Аллага шөкер! Поездда кайтканда шатлыклы күз яшьләрем чыкты. Уфага конкурска баруым турында беркемгә дә белгертмәдем бит, билет алдым да, юлга кузгалдым. Конкурсның нәтиҗәләре билгеле булгач кына халыкка хәбәр итәргә кирәк, дип саныйм. “Идел” фестиваль-конкурсын югары дәрәҗәдә оештыручыларга чиксез рәхмәтлемен. Ашаттылар, йоклаттылар, җырлаттылар, каршы алдылар, озаттылар, кыскасы, безгә – артистларга, бөтен яктан да зур игътибар күрсәттеләр!”- дип тәэсирләре белән бүлеште Илдар Насыйров.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*