tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы III Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирде
Бөтендөнья татар конгрессы III Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирде

Бөтендөнья татар конгрессы III Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия регионнарында нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы татар телле теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары, шулай ук интернет-сайтлар һәм “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемнәр арасында III бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына эшләр кабул итә башлады. Конкурс 2025 елның 1 апреленнән 2025 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Татар дөньясы» (әлеге номинациягә татар дөньясының тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган материаллар кабул ителә);

«Бөек Җиңүгә 80 ел» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» уңаеннан төбәкләрдәге Бөек Ватан сугышы геройларына һәм вакыйгаларына багышланган эшләр кабул ителә);

«Иң яхшы интернет-ресурс» (татар телле интернет-сайтлар һәм «Вконтакте» төркемнәре арасыннан сайлана. Интернет-ресурсның бер еллык эшчәнлеге бәяләнә).

Конкурсның шартлары белән түбәндә бирелгән нигезләмә аша таныша аласыз.

НИГЕЗЛӘМӘ Хәбәр 2025 ТАТ

Тат.Анкета Ризалык Хәбәр конкурсы 2025

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*