tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә кунакта 
Бөтендөнья татар конгрессы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә кунакта 

Бөтендөнья татар конгрессы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә кунакта 

Бөтендөнъя татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә читтән торып укучы шәкертләр белән очрашты. Ул мәдрәсә мөгаллимнәренә, шәкертләренә Бөтендөнъя татар конгрессының сәламнәрен җиткерде.

Мәдрәсәнең эшчәнлеге белән танышканнан соң, Марс Тукаев Татарстан шәһәр һәм авылларыннан, Башкортстан, Чувашстан, Мари иле, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Ставрополь, Липецк, Самара, Пермь, Мәскәү, Төмән өлкәләреннән килеп, инде күбесе үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин булып хезмәт итүче шәкертләр белән аралашты. Татар мәхәлләләрендәге хәлләр турында сорашты.

Марс Тукаев шәкертләр алдында чыгыш ясап, мәдрәсәнең илебез татар мәхәлләләре өчен дин әһелләрен төп тәрбияләү урынына әйләнгәнен ассызыклап үтте.

  • Беренче көннән үк мәдрәсәнең укыту тәрбия процессының төп асылында милли гореф-гадәтләр, ата-бабаларыбызның дини мирасы ятты. Укыту беренче көннән үк туган телебездә булды. Монда укыган шәкетләрнең дөнъяны танулары Ислам дине белән бергә милли үзаң кысаларында формалашуы татар җәмәгатчелеген бик шатландыра. Шуның өчен дә  татар зыялылалары мәдрәсәне үз итәләр, шәкертләр белән теләп очрашалар, -диде ул.

Очрашу дәвамында Бөтендөнъя татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Конгрессның 2019 нчы елдагы эш планы белән таныштырды.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин  Марс хаҗи Тукаевка рәхмәт сүзләрен әйтеп, Бөтендөнъя татар конгрессы эшчәнлегенә уңышлар теләде.

Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе тарихы 1991 елдан башлана. Дини дәресләрдән тыш, биредә дөньяви фәннәр дә укытыла. Мәдрәсәдә укыту өч бүлектән тора: көндезге, кичке һәм читтән торып уку. Көндезге бүлеккә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*