Бүген, 12 июнь, Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.
Сәфәр вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылы мәктәбе укучыларына велосипедлар, рюкзаклар һәм мәктәп формалары бүләк итте. Тантаналы чара авыл мәктәбе ишегалдында балалар, укытучылар һәм ата-аналар катнашында узды.
Шулай ук балалары мәктәптә укучы гаиләләргә суыткычлар бирелде.