tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең иҗат кичәсе була
Милли музейда «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең иҗат кичәсе була

Милли музейда «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең иҗат кичәсе була

13 июльдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов концерт куячак.

«Руслан Габитов чыгышында фольклор һәм сәнгатьнең төрле юнәлешләре тәкъдим ителә: җыр, бию, фольклор (татар риваятьләре һәм легендалары, шул исәптән, борынгы төрки музыка кораллары), инструменталь композицияләр яңгырый. Кыска курай, тел-курай, көпшә-курай, домбра, камыл, сорнай, кубыз кебек борынгы халык уен коралларының яңгырашын ишетергә мөмкин», дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Риваять» төрки-татар этно-төркеме җитәкчесе 11 ел дәвамында фольклорны өйрәнгән, җыйган. «Риваять» этно-төркеме халык мирасына яңа сулыш бирә, аның белән хәзерге тыңлаучыны һәм тамашачыны таныштыра. Руслан Габитов тамашачыларда милли мәдәният чыганакларына карата җәмәгатьчелек кызыксынуын үстерә һәм тәрбияли, Идел буе халыкларының күптөрле мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә», – диелә хәбәрдә.

Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә. Концертка керү ирекле.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*