tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табигать кочагында – әдәби пикник
Табигать кочагында – әдәби пикник

Табигать кочагында – әдәби пикник

“Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында Дүртөйле район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “Әллүки” халык фольклор ансамбле, “Раушан” хатын-кызлар клубы, “Сәламәт булыйк” төркеме әгъзаларына матур табигать кочагында ял сәгатьләре бүләк итте.

Бергәләп яшеллеккә күмелгән Иванай бакчасына юлландык. Бу җәйнең иң якты, җылы көннәренең берсе иде. Ә җәй һәркайсыбыз өчен дә, мөгаен, ел фасылларының иң көтеп алынганыдыр. Иванай бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Тирә-яктагы матурлыкка сокланмыйча мөмкин түгел. Күңел кылларын тибрәтеп, кошлар сайрый. Кояш нурларына иркәләнеп, яшел чирәмгә утырып, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллинның шигырьләрен һәм җырларын тыңладык. Арытаба күркәм бәйрәмебез төрле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән дәвам итте.

Бу күркәм чараны оештырып алып баручыларыбыз Зөлфә Хисмәтуллина һәм Зәлфия Сәетовалар гүзәл затларыбызга җәйге мизгелдә киенү, бизәнү, чәчләрне тәрбияләү буенча файдалы киңәшләрен дә җиткерде.

Иҗатташ дусларымның шигырьләреннән, изге теләкләреннән, котлауларыннан, ихлас аралашулардан Иванай бакчасы яңгырап торды. Бу көнне без быелгы уңышны фаразлаучы сынамышлар белән дә таныштык. “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Көянтә белән су ташу”, “Чүлмәк вату”, “Йөзек салу” уеннарында катнашып, башларны бераз ял иттереп тә алдык.

Аннары татар халык мәкальләрен белүдә көч сынаштык.

“Ромашка” уенында иҗатташ дустыбыз, берничә китап авторы Флүрә Газизовага “Дару үләннәре белән таныштыр” дигән бирем эләкте. Тиз вакыт эчендә ул дүрт-биш төрле дару үләнен җыеп, аларның файдалы үзенчәлекләре, куллану тәртибе турында таныштырды.

Ханты-Манси төбәге, Югра җирлегендә яшәп, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау юнәлешендә колачлы эш алып баручы Раушания ханым Исхакова да бәйрәмдә катнашып, чарабызга ямь өстәде.

“Төрле мәдәни чараларны оештыруда безгә ярдәм кулы сузган хөрмәтле Раушания Шәрифҗан кызына чиксез рәхмәтлебез”, – диде “Ак калфак” оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Васикова мәртәбәле кунагыбызга изге теләкләрен җиткереп.

“Әллүки” татар халык фольклор ансамбле кызларының моңлы чыгышлары да күңелләргә дәрт өстәде.

Өч сәгатькә сузылган бу бәйрәмебез татар халык ашларыннан сыгылып торган чәй табыны артында тәмамланды. Нурлы җомга көнебез менә шулай файдалы һәм чагу үтте. Күңелләребез һәрчак шат, ниятләребез якты, гамәлләребез изге, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

Клара Сәфәрова.
Дүртөйле шәһәре.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*