tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы белән танышты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Уфаның “Вафа” үзәгендә Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының эшчәнлеге белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты мөдире Марс Тукаев оешма әгъзалары белән “Ак калфак” эшчәнлеге хакында фикер алыштылар. Җәмгыятьнең актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин  һәм Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Башкортстанның Дәүләт Җыены-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов та катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр  Башкортстан Республикасында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*