tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Шакир-паша эзләреннән”  китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Шакир-паша эзләреннән”  китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Шакир-паша эзләреннән”  китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Шакир-паша эзләреннән”  китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Басманың авторы – Пензада яшәп төбәк тарихын өйрәнүче Фирдәвес Казым кызы Тумеркина. Тарихи роман фәнни-популяр басма формасында язылган һәм Пензада 2021 елда бастырылган.

Чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Бөтендөнья татар конгрессында китаплар тәкъдим итү  күркәм традициябезгә әверелә. Без бу хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. “Шакир-паша эзләреннән”  документаль-нәфис басмасы киң җәмәгатьчелеккә барып җитүгә лаеклы, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

– 40 ел дәвамында  китап өчен бөртекләп материал җыйдым. Пенза өлкәсендәге архивларны өйрәндем, шулай ук туганнарым сөйләгән мәгълүматны тупладым. Китапның нигезенә әбием Яваева (Канеева) Фатыйма Хәсән кызы сөйләгәннәр һәм Качкару авылы халкының  тарихи хикәяләре салынган, – дип уртаклашты Фирдәвес Тумеркина.

Кунаклар өчен авыл тарихын бәян итүче кечкенә генә күргәзмә дә тәкъдим ителде. Фирдәвес Тумеркина шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*