tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казаннан Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының 15 лауреаты арасына керде
Казаннан Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының 15 лауреаты арасына керде

Казаннан Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының 15 лауреаты арасына керде

Казанның Мәскәү районындагы 2 нче номерлы лицей-интернатның җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин илнең иң яхшы 15 укытучысы арасына керде. «Россиянең ел укытучысы» конкурсы лауреатларының исемнәре Төмәндә билгеле булды.

Казанлылар конкурсант өчен 29 сентябрьгә кадәр илнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган чат-бот ярдәмендә сылтама буенча кереп тавыш бирә алалар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

22-27 сентябрьдә узган конкурс сынауларының беренче турында педагоглар Төмән укучылары өчен дәресләр һәм креатив дәрестән тыш чаралар үткәрделәр. Икенче тур бүген башлана. Конкурс лауреатларына мастер-класслар оештырырга һәм үзләренең һөнәри техникаларын күрсәтергә кирәк.

30 сентябрьдә матбугат конференциясендә конкурсантлар «Ел укытучысы»на дигән сорауга җавап бирәчәк. Аны укучылар, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары, профессиональ һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре бирәчәк.

Өченче тур 3 октябрьдә Мәскәүдә башлана. Анда алдагы сынаулар нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк биш призер гына катнаша. Алар Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль бурычлары турында фикер алышачаклар, шулай ук аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәкләр.

«Россиянең ел укытучысы» җиңүчесенең исеме 5 октябрьдә Мәктәп мәгарифе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә билгеле була. Аңа «Зур бәллүр пеликан» тапшырыла. Конкурс Кремль сараенда узачак бәйрәм концерты белән тәмамлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

  • Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның мартында Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасындагы төбәк этабында абсолют җиңүче булды. 2 нче номерлы лицей-интернатта ул инде 12 ел эшли, биредә педагог хокук һәм җәмгыять белеме буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабында 120 дән артык призер әзерләгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*