Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменә кайгынамә юллады.
11 май көнне Казан каласында булган коточкыч хәл – 175 мәктәптәге атыш вакытында 9 кешенең һәлак булуы сәбәпле, аларның якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Рухлары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!
Әлегедәй фаҗигаләр башка булмасын иде.