tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе татарлары 175нче номерлы мәктәптә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Чиләбе өлкәсе татарлары 175нче номерлы мәктәптә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Чиләбе өлкәсе татарлары 175нче номерлы мәктәптә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Чиләбе өлкә татар конгрессы бу коточкых фаҗиганы аеруча авыр кабул
итте. Казан шәһәрендәге кайгылы минутлар безнең дә йөрәкләрне тетрәтте. Сабыйларның гомере өзелү коточкыч фаҗига. Бу бернинди дә кысаларага сыймый торган коточкыч рәхимсезлек. Чиләбе өлкәсендә яшәүче барлык миләт халыклары Казанның 175 нче гимназиясендә балаларга һөҗүм вакытында һәләк булучыларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Вафат булганнарның җаннары оҗмахта булсын, ә җәрәхәтләнгәннәр тизрәк өйләренә әти-әниләренә янына кайту бәхетенә ирешсен.Газиз балаларын югалткан аналарга Ходай сабырлык бирсен.

Чиләбе өлкә Кануннар чыгару
Җыены депутаты,
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе Л.Р. Колесникова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*