Бөтендөнья татар яшьләре Форумы делегатлары, бүген, 3 август көнне, төштән соң, республикабызның иң матур шәһәрләренең берсенә Арча каласына юл алдылар. Шәһәр халкы белән бергәләп алар күңелле ял итеп, Арча көнен бәйрәм иттеләр. Монда аларны халкыбызның уен – йолалары, җыр моңы үзенә тартып алды. Бөтендөньядан җыелган яшьләр чын татар мохитенә тап булып, телебез, мәдәниятебез, халкыбыз өчен тагын бер кат горурлану хисләре кичерделәр.
Бәйрәмнән фоторепортаж.
Гөлүсә Низаметдинова