tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гелюса Низамутдинова

Архив модератора: Гелюса Низамутдинова

Иске Казанда милли моңнар

Кичә, 17 нче август кичендә,  Иске Казан  тыюлыгы җыр – моң, матур шигърият дөньясын хәтерләтә иде.  Танылган җырчыларыбыз, эстрада йолдызлары хәйрия концертында иң матур җырларын тамашачыга бүләк итте. Җыелган халык  рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Тыюлыкта урнашкан музейга кереп, борынгы әби – бабаларыбыз тормышы белән танышып чыгарда га өлгерде. Хәйрия концертыннан фоторепортаж.

Дәвам »

Укытучылар өчен бәйгеләр…

Укытучыларның тәҗрибәсен уртаклашу максатынан оешкан “Мөгаллим.ру” һәм “ПедУспех.ру”  интернет сайтлары  барлык фән укытучылары  өчен 2014/ 2015 нче уку елына “Эш программалары” бәйгесен игълан итә. Бәйге шартлары белән якын көннәрдә алда әйтелгән сайтларда танышырга була. Шуны әйтергә кирәк, иң яхшы дип табылган  программалар электрон вариантта җыелып башка төбәкләрдә  эшләүче могаллимнәргә  таратылачак. mugallim.ru peduspeh.ru

Дәвам »

Милли оеткы кечкенәдән салына

Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган татар балалары катнашында “Милләтебез хәзинәләре” сменасы уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. 2000 елдан бирле оештырылып килүче милли проект татар телен саклауда, Татарстаннан читтә яшәүче балаларда туган телгә мәхәббәт уятуда зур роль уйный. 13-26 август көннәрендә Боровое Матюшино бистәсендә“Идел” яшьләр лагерында узачак чарада Россиянең 16 төбәгеннән килгән 167 бала балалар ял итәчәк. Татарстан ...

Дәвам »

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлыкны яклый. Фикерләр…

Сүзебез Татарстанда Президентлыкны саклап калу турында… Яшьләр форумына килүчеләрнең фикерләре… Корнеева Галия. Тверь.  – Татарстанга җитәкченең Президент статусында булуы мөһим.  Бу татар халкын берләштерү, мәдәниятын, телен  саклап калу  өчен  кирәк. Дәвәтаев Рафаиль.  – Татарстанда Президент статусы булу ул республиканың дәрәҗәсен билгели. Әгәр ул атама бетсә Татарстан губерняга әйләнәчәк. Дәүләтова Чулпан. –Татарстан бик матур, гореф– гадәтле, татар телле республика. Шундый  дәүләтне ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар яшьләре – Арчада

Бөтендөнья татар яшьләре Форумы  делегатлары, бүген, 3 август көнне, төштән соң, республикабызның иң матур шәһәрләренең  берсенә Арча каласына юл алдылар. Шәһәр халкы белән бергәләп алар күңелле ял итеп, Арча көнен бәйрәм иттеләр. Монда аларны халкыбызның уен – йолалары, җыр моңы үзенә тартып алды. Бөтендөньядан җыелган яшьләр чын татар мохитенә тап булып, телебез, мәдәниятебез, халкыбыз өчен тагын бер кат горурлану хисләре ...

Дәвам »