tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I «Татар кызы» бǝйгесе
I «Татар кызы» бǝйгесе

I «Татар кызы» бǝйгесе

24 сентябрьдǝ Тʏбǝн Новгородның «Феста-Холл» мǝдǝният ʏзǝгендǝ беренче ɵлкǝ «Татар кызы» матурлык бǝйгесе узды. РНКАТНО каршындагы «Шатлык» клубының «Авыл кызы» бǝйгесе оештыру тǝҗрибǝсе булса да, ǝлегǝ шǝһǝр җирлегендǝ татар кызлары арасында мондый бǝйге оештырылганы юк иде. Беренче матурлык бǝйгесендǝ катнашырга 15 кыз сайлап алынды, аларга талǝплǝрнең иң беренчесе татар телен белʏ, киемнǝрендǝ милли бизǝклǝр булу, иҗади бǝйгедǝ халкыбызның гореф-гадǝтлǝрен чагылдыру. Əлбǝттǝ, бу бǝйгедǝ татар кызының тыйнак, ǝдǝпле кʏркǝм холыклы булганнарына ɵстенлек бирелде. Татар кызларның матурлык, гʏзǝллек, камиллек иялǝре булуын кʏрсǝтʏче бǝйгене оештыру «Татарстан – Тʏбǝн Новгород» сǝʏдǝ йорты, «Окский берег» торак комплексы ярдǝме белǝн мɵмкин булды. Мǝскǝʏдǝн махсус килǝчǝк яшь сǝлǝтле якташларыбыз DJРадик Яруллин, Рената Ильясова, танылган җырчы Сɵмбел Билалова да бǝйрǝмнең бизǝге булды. I урынга лаек дип табылган татар гʏзǝле декарь аенда Мǝскǝʏдǝ узачак бɵтенрǝсǝй «Татар кызы» матурлык фестивалендǝ катнашачак. Ə аңынчы ǝле кызларыбызга ʏз якташлары каршында иң-иң уңган-булган, тыйнак һǝм гʏзǝл булуларын исбатлыйсылары бар. Аларга уңышлар телик, мондый бǝйрǝмнǝребез кʏбрǝк булсын дигǝн телǝктǝ калыйк.

Зилǝ Ахмадуллина, «Шатлык клубы җитǝкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*