tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады
Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады

Бүген Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул форумның мөһимлеген билгеләп үтте һәм катнашучыларга, оештыручыларга, барлык килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Бүген бирегә Россиянең 76 төбәгеннән һәм 5 чит илдән дин әһелләре килде. Бәйрәмебез бик матур үтә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү Татарстан халкының бәйрәме генә түгел, ул Россиянең бөтен мөселманнарының бәйрәме. Шулай ук без оештыру комитетына, Хөснуллин Марат Шакирҗановичка бик рәхмәтлебез. Нинди генә мәсьәләр килеп чыкса да, без аңа мөрәҗәгать иттек… Һәммәгезгә дә зур рәхмәт! – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*