tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Шушы зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә һәр кешенең төшенүе бик мөһим”
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Шушы зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә һәр кешенең төшенүе бик мөһим”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Шушы зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә һәр кешенең төшенүе бик мөһим”

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады.

“Россия мөселманнарына бөек тарихи вакыйганың шаһитләре булырга насыйп булды – бу көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә һәр кешенең төшенүе бик мөһим”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Билгеле, татарлар өчен 1100-еллык юбилее аеруча зур әһәмияткә ия. Аллаһ насыйбы белән, Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Россиянең нәкъ уртасында, үзәгендә урнашып калган. Идел буе Болгар дәүләте үзе хәзерге сәяси картадан юкка чыкса да, Татарстан Республикасы бүген Россия Федерациясенең иң уңышлы, алдынгы һәм бай төбәкләрнең берсе булып тора. Илебездә ул ислам үзәге һәм мөселманнар өчен иң уңайлы регион буларак билгеле”, – дип билгеләп үтте Татарстанның Диния нәзарәте башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*