tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбир хәзрәт Крганов: “Бәйрәм географиясен киңәйтүгә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә үз өлешен кертергә тырыша”
Альбир хәзрәт Крганов: “Бәйрәм географиясен киңәйтүгә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә үз өлешен кертергә тырыша”

Альбир хәзрәт Крганов: “Бәйрәм географиясен киңәйтүгә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә үз өлешен кертергә тырыша”

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады.

– Татар дин әһелләренә үзара аралашу өчен уникаль мәйданчык булдыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның зур казанышы дип саныйм. Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе дә бәйрәмнең географиясен киңәйтүгә үз өлешен кертергә тырыша. Быел без ел әйләнәсендә төбәкләрдә 30дан артык чара үткәрергә ниятлибез. Иншаллаһ Волгоградта, Нижневартовскида, Чувашиянең Урмай авылында мәчетләр, Мәскәүдә мәдрәсә ачарга планлаштырабыз. Екатеринбург, Иркутск, Новокузнецк, Ханты-Мансийск, Сургут, Ленинград өлкәсенең Тосна районында, Чабаксарда яңа мәчетләргә нигез ташлары салыначак, – дип сөйләде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*