tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында чыгыш ясады
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында чыгыш ясады

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында чыгыш ясады

Россия югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә үз бәясен бирде.  “Әлеге чараны уздыру өчен бик күп көч куелды. Без Бөтендөнья татар конгрессына Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын оештырган өчен рәхмәтлебез”, – дип ассызыклады Россия Югары мөфтие.

Искә төшерәбез, кичә, 19 нчы майда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин  Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*