tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин: “2022 ел җитү белән без бәйрәм чараларына старт бирдек”
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин: “2022 ел җитү белән без бәйрәм чараларына старт бирдек”

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин: “2022 ел җитү белән без бәйрәм чараларына старт бирдек”

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин чыгыш ясады. Ул форум делегатларына һәм кунакларга Россиянең төрле төбәкләрендә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар турында сөйләде.

– Бүген без яңа Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасында катнаштык… 2022 ел башлану белән без бәйрәм чараларына старт бирдек. Самара өлкәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргзәмәләр, яңа китаплар тәкъдим итү чаралары узды. 9-10 июньдә Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу планлаштырыла, шулай ук Хан мәчетен реставрацияләү эше башланачак. Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә безнең проектларны гамәлгә ашыру эшеннән читтә калмас дип өметләнәбез, – диде мөфти шәех.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*