Бүген Бөтенроссия татар журналистлары форумының өченче көне башланды.Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздыра.
Форум программасы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Мили Шура рәисе Васил Шәйхразыевның каләм ияләре белән очрашуы планлаштырыла.
Форумга Россиянең 15 регионыннан 30га якын журналист чакырулы.