tatruen
Баш бит / Яңалыклар / JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра
JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра

JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра

JADIDFEST заманча мәдәният фестивален оештыручылар әти-әниләрне балалары белән бергә ике сәгать эчендә кечкенә спектакль әзерләргә чакыра. «Балаларның фантазиясе һәм безнең кураторлар ярдәмендә сюжет туачак. Әлеге сюжетны рольләргә бүлгәннән соң, репетиция башланачак. Балалар әзерләнгәндә, әти-әниләре тамашаның афишасын ясарга тиеш була», – дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

«Спектакльнең реквизитларын да балалар үзләре уйлап табачак. Соңыннан уртак иҗатның нәтиҗәсе – спектакль карарга җыелабыз», диелгән хәбәрдә.

Мини-спектакль лабораториясенә татарча сөйләшүче гаиләләр чакырыла. Балаларның яше – 7+, әти-әни яше чикләнми.

  • JADIDFEST заманча мәдәният фестивале 5, 6 ноябрь көннәрендә Милли китапханәдә узачак.
  • Фестиваль программасында – «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» лекторие, Комикслар лабораториясе, Шигырь лабораториясе һәм башкалар. Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе дә үтәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*