tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булат Ибраһим: “Сәгыйть Сүнчәләй совет режимы сәяси корбаннарының иң беренчеләреннән була”
Булат Ибраһим: “Сәгыйть Сүнчәләй совет режимы сәяси корбаннарының иң беренчеләреннән була”

Булат Ибраһим: “Сәгыйть Сүнчәләй совет режимы сәяси корбаннарының иң беренчеләреннән була”

Август аенда XX гасырның танылган татар шагыйре, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, бөек Тукаебызның дусты –  Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй тууына 130 ел тулды. Сүнчәләй күп кырлы талант иясе. Ул шигырьләр, пьесалар, әкиятләр, мәкаләләр, балалар өчен музыка буенча әсбаплар язган,  рус һәм чит ил классик язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән, оста итеп скрипка һәм мандолинада уйнаган, кыскасы – үз заманының алдынгы карашлы зур шәхесе булган.

Тәрҗемәи хәле

Сәгыйть Сүнчәләй 1889 елның 14 августында (кайбер чыганакларда аның туган көнен 1888 елның 25 декабре дип тә күрсәтәләр) Сарытау губернасының  Иске Мәстәк авылында туа (бүгенге көндә әлеге авыл Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына керә). 1891 елда гаилә башлыгы Хәмидулла, хатынын һәм балаларын алып, Әстерхан шәһәренә күченә. Сәгыйть һәм аның бертуган абыйсы Шәрифнең балачагы шунда үтә. 1907-1908 елларда Сәгыйть Сүнчәләй Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем алганнан соң 1915 елларга кадәр Пермь губернасының Уса өязе Сараш авылындагы земство мәктәбендә укыта. Биредә ул тулысынча иҗат эшенә чума. Казан, Оренбург, Әстерхан вакытлы матбугатында үзенең әсәрләрен бастыра. 1915 елдан Сүнчәләй Уфа шәһәре китапханәсендә татар китаплары бүлеген җитәкли. 1919 елда шагыйрь Бөтенроссия коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә керә.

1926 елга кадәр ул төрле вазифаларда – Уфа сәнгать музее мөдире, театр сәнгате техникумы җитәкчесе, РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының Кырым АССРдагы вәкиле,  Мәскәүдә Чит ил эшләре буенча халык комиссариаты хезмәткәре, Сүрия һәм  Төркиядә Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче. 1927 елда Төркиядән кайткач Сәгыйть Сүнчәләйне беренче тапкыр кулга алалар, ике атнадан гаебен исбатлый алмыйча иреккә чыгарсалар да, 1929 елда ул кабаттан кулга алына. Гаебе – солтангалиевчелек, милләтчелек. Сәгыйтьне башта атарга хөкем итәләр, соңыннан 1931 елда бу карарны 10 ел төрмәгә алыштыралар. Шагыйрь Соловки хезмәт-төзәтү лагерена җибәрелә. Ләкин, 1937 елда исән калган “Солтангалиевчеләр” эшләрен кабаттан күтәрәләр. Тикшерүләр нәтиҗәсендә “дошманнарны” юк итәргә карар кылына. 1937 елның 27 октябрендә Сәгыйть Сүнчәләйне атып үтерәләр.

Сүнчәләй һәм Тукай

1906 елның көзендә яшүсмер егет – Сәгыйть Сүнчәләй Казанга килә. Ул Тукайны 1907 еллар ахырында күргәләсә дә, алар беренче мәртәбә 1910 елның маенда гына күрешәләр, ләкин ул чакта яшь автор үзенең кем икәнлеген әйтеп өлгерми. Көзен Сүнчәләй кабат Пермь губерниясенә, Сараш авылына кайта һәм шуннан Тукайга беренче хатын яза, ә бераздан батыраеп китеп, Байронның «Шильон мәхбүсе» поэмасыннан үзе тәрҗемә иткән бер кисәкне Тукайга җибәрә, киңәшләр сорый. Тукай исә, яшь авторга «элек вак шигырьләр тәрҗемә кыйлып карарга кирәк» дигән булса да, «Шильон мәхбүсе»н ярата һәм төзәткәләп күчереп чыккач, «Мәгариф» нәшриятында үзенең кереш сүзе белән поэманы китап итеп бастырып та чыгара. 1911 нче һәм 1912 елларның җәй ахыры — көз башларында алар якыннан аралашып та яшиләр. Бу турыда Сүнчәләй үзенең истәлекләрендә яза. Кай көннәрдә Тукайның «фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә… күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне» уздыралар, сөйләшәләр. Тукай теләге белән сүздән калып, тынып та торалар.

Тукайның Сүнчәләйгә язган хаты (1911, 20 октябрь)

Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр Тукай тарафыннан Сәгыйтькә 12 хат язылган булуын әйтәләр. Әлеге хатларның сигезе генә сакланган (алары да күчермәләрдә генә). Үзенең бер язмасында язучы Рафаэль Мостафин безгә билгеле булмаган 4 хатның өчесен Сәгыйтьне “Восток” кунакханәсендә кулга алу вакытында  тикшерүчеләр тарафыннан алып чыгып китүләре турында яза. Ә калган бер хат турында мәгълүмат юк. Сүнчәләй Габдулла Тукай үлемен бик авыр кичерә. Тукайның үлем хәбәрен ишеткәч, Сүнчәләй кайгы эчендә кала, Сараш авылының «зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да шул чирәмле җирне тырмый-тырмый елый» дип яза ул чактагы Сараш мәктәбе укучысы, киләчәктә татар драматургы булып танылачак Риза Ишморат үзенең истәлекләрендә. Остазы һәм дусты истәлегенә Сүнчәләй «Тукай хатирәсе», «Инеш», «Г.Тукаев», «Мәрхүм Тукаевка» кебек әсәрләрен яза. 1923 елда С.Сүнчәләй Тукайга багышлап бер җыентык чыгарырга хәзерләнә. Ул бу җыентыкка аңа багышланган шигырьләрен, Тукай хатларын һәм үзенең берничә истәлеген кертергә уйлый. Сәбәбе мәгълүм түгел, әмма китап басылып чыкмый.

Сөй гомерне, сөй халыкны…

Шигърияткә битараф булмаучылар арасында да “Сөй гомерне, сөй халыкны…” дигән шигъри юлларны Тукайныкы дип йөрүчеләр бардыр. Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев 1912 елда «Йолдыз» газетасында Сүнчәләйнең «Яшә!» исемле шигыре басылуын әйтә. Игътибарыгызга шигырьнең соңгы дүртъюллыгын тәкъдим итәм: Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй ходаның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын, Киң күңелле бул! Чыда, мыскыл ишетсәң – «вак!» диген! Таптасыннар, хурласыннар! –  тик җаның хурланмасын! (Сәгыйть Сүнчәләй) Әлеге дүртъюллык 40 нчы еллардан башлап Тукай томлыкларында“Ходаның” сүзе урынына “халыкның” дигән варианты белән кертелеп аерым шигырь булып яши башлый. Томлыкларга ул беренче артисткабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләренә нигезләнеп кертелгән була. 1908-1909 елларда артисткага, спектакльдән соң өенә кайткан чагында, кадимчеләр һөҗүм иткән була һәм бу вакыйганы ул Тукайга сөйли. Тукай шул чак аңа җавап итеп, артисткабызны тынычландырып, Сүнчәләйнең дүртъюллыгын юллый. Шушы буталчыклар нәтиҗәсендә күпчелек укучылар “Сөй гомерне, сөй халыкны…” юлларының авторы Тукай дип уйлап йөри, асылда бу шигырьнең авторы Сәгыйть Сүнчәләй булуына бернинди дә шик юк. Әдәбият укытучылары, матбугат вәкилләре, әдәби сайтлар, социаль челтәрләрдә иҗади төркемнәрне булдыручылар бу фактка игътибар итсәләр иде.

Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты

Сүнчәләйнең иҗаты чәчәк аткан чор 1910–1914 елларга туры килә. Бу чорда аның 300 дән артык шигыре  басыла. Тукай вафатыннан соң Сүнчәләйне Тукайның дәвамчы дип тә атыйлар. Исән булган язучылар арасында – Ф. Әмирхан, Г. Камал һәм С.Сүнчәләйне  – татар әдәбиятының өч классигы дип атап йөртеләләр. Сүнчәләйнең иҗаты күп кенә яшь буын шагыйрьләренә дә тәэсир ясаган. Инглиз шагыйре Байронның «Шильон мәхбүсе» (“Шильонский узник”) әсәрен тәрҗемә иткәч, әлеге әсәр Һади Такташның “Җир уллары” трагедиясен язу өчен этәргеч булган.

Сәгыйть Сүнчәләй (сулдан дүртенче) бер төркем язучылар белән

Сәгыйть Сүнчәләй Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатлары белән хезмәттәшлек итә, язмаларын бастыра. 1918-1919 елларда аның “Ихтилал шигырьләре”, “Революцион шигырьләр” җыентыклары гаять зур тираж белән нәшер ителеп, аерым шигырьләре прокламация итеп бастырылып, фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратыла, тугыз агитацион пьесасы Казан, Уфа, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә сәхнәләштерелә. Сүнчәләйнең иҗатында зур урынны тәрҗемә алып тора. Ул рус классиклары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А.Крылов, Н.А.Некрасов, И.С.Тургенев, Л.Н.Толстой, И.С.Никитин, А.П.Майков, С.Я.Надсон, А.А.Блок, К.Д.Бальмонт, чит ил язучылары  Дж.Байрон, Г.Гейне, И.В.Гете, Ф.Шиллер, В.Гюго әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Совет режимы корбаны

Татар язучылары арасында Сәгыйть Сүнчәләй совет режимы сәяси корбаннарының иң беренчеләреннән була. Төркиядә тәрҗемәче чагында Сәгыйть Сүнчәләйне Мәскәүгә чакырып кайтаралар һәм 1927 елның 1 июнендә “Восток” кунакханәсендә беренче тапкыр кулга алалар. Революциягә, партиягә җаны-тәне белән хезмәт иткән шагыйрьнең кулга алыну сәбәбе Истанбул шәһәрендә  башкорт милли хәрәкәте әйдаманы Зәки Вәлиди белән очрашу була. Асылда Сүнчәләйгә Зәки Вәлиди белән элемтәдә булуны дәүләт иминлеге оешмаларының үзләре тарафыннан кушылган була. Шулай ук тикшерүчеләр шагыйрьнең Солтангалиев белән дуслыгын да онытмыйлар. Сәгыйть Сүнчәләй белән Мирсәет Солтангалиев  Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем алганда сыйныфташлар булалар. Сталинга РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының Кырым АССРдагы вәкиле өчен Сүнчәләй кандидатурасын тәкъдим итүче дә Мирсәет Солтангалиев. Сүнчәләй белән Солтангалиев сирәк очрашалар. Шиһаб Әхмәров, Салих Сәйдәшев йотларында очрашулары билгеле. Беренче кулга алудан соң Сүнчәләйнең гаебен исбатлый алмыйча иреккә чыгарсалар да, шул вакыттан башлап ул даими күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була. Озак та үтми, 1929 елның 28 февралендә, ул яңадан кулга алына. Сүнчәләй үпкә туберкулезы белән чирли. Камерада ятканда аның хәле начарая. Ул Сталинга да хат юллый.

Әлбәттә әлеге хат дәүләт җитәкчесенә җибәрелми, ә бары тик тоткынның шәхси эшенә беркетелә. 1930 елның 28 июлендә СССР Югары судының ОГПУ коллегиясе солтангалиевчелектә гаепләнгән җитмеш җиде кешенең егерме берен, шул исәптән С.Сүнчәләйне, атарга хөкем итә. Соңыннан, 1931 елның 13 гыйнвар карары белән, атарга хөкем ителгәннәрне ун еллык концлагерь җәзасына алыштыралар. Сүнчәләй шул карар нигезендә Соловкига озатыла. Анда ул алты ел буена совет концлагереның бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Соловки төрмәсендә Сәгыйть Сүнчәләйнең татар сынчысы һәм рәссамы Бакый Урманче белән бер цехта эшләүләре мәгълүм. Бу турыда Рафаэль Мостафин үзенең бер мәкаләсендә яза.  Бакый Урманче Сәгыйть Сүнчәләйнең ышанычлы, гадел, иптәше белән соңгысын да бүлешергә әзер булган кеше итеп сурәтли. Төрмәнең кырыс шартлары авыру үпкәле Сүнчәләйне физик яктан да, рухи яктан чыныктыра. Аның Соловкидан туганнарына, хатыны — актриса Әминә Милушевага, кызы Таһирәгә җибәрелгән 39ы хат мәгълүм. Кызганыч, әмма “Солтангалиевчеләр” эшләре кабаттан күтәрелә: дәүләт террорының иң кызган чорында Ленинград өлкәсе УНКВДсының 1937 ел 9 октябрендә Соловкида узган күчмә утырышы С.Сүнчәләйне атарга дигән хөкем карары чыгара. Карар шул елның 27 октябрендә Соловки концлагеры территориясендә гамәлгә ашырыла.Сәгыйть Сүнчәләйнең исеме һәм әдәби мирасы дистә еллар дәвамында халыктан яшерелеп килә. Бары Сталинның шәхес культы фаш ителгәч кенә, 1956 елда, аның исеме өлешчә акланып, әдәби мирасыннан берникадәре өлеше халыкка кайтарыла.

Булат Ибраһимов
(“Татарлар” газетасы, 2019 ел, август)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*