tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды
Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

Республика көнендә Сарманда зур тантана үткәрелде: Сарман балалар сәнгать мәктәбенә бөек җырчыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды.

Тантанада күп санлы мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, эшмәкәр, Илһам шакиров бюстын эшләүгә һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар.

sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*