Рәзән өлкәсендәне Сасово районының Бустан авылында зур бәйрәм чаралары узды. Милләтебезнең милли Сабантуй бәйрәме белән беррәттән авылның 500 еллыгы билгеләнеп, анда исә истәлекле һәйкәл дә ачылды.


Авылның 500 еллыгы уздырылачагы билгеле булгач, “Бустан 1515” исемле һәйкәл куймакчы балалар. Булачак һәйкәлнең эскизына бәйге игълан ителә. Авылдашлар тарфыннан акча җыелып әлеге проект та тормышка ашырыла. Ниһаять, быелгы елның 24 июлендә, нәкъ Сабантуй алдыннан әлеге һәйкәлне ачу тантанасы уздырыла.
Бер төркем фикердәшләр берләшеп Ленур Енгалычев тырышлыгы белән 2013 елдан авылда Сабантуй бәйрәме уздырыла башлый. Авыл читендәге урманлыкның агачларын чистартып махсус алан булдырыла. Бәйрәмне оештыруда барлык авылдашлар, җәйгә ял итәргә кайтучылар да бик теләп үз өлешләрен кертә.

Гомумән, бу көнне бәйрәм сәхнәсеннән шактый бүләкләр тапшырылды. Һәм бу бик урынлы иде: чөнки биш ел буе дәвам иткән әзерлек чорында нигез тамырлары Бустанга бәйләнгән һәркем хәлдән килгәнчә ярдәм итте: кемдер акчалата, кемдер сабантуй аланын әзерли, кемдер оештыру эшләрен башкара, ханымнар исә кунакларны каршы алыр өчен милли җирле ризыклар әзерли.

Ниһаять, бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – ат чабышлары игълан ителде. Халык дәүрән килеп икенче аланга юнәлде. Ә сәхнә янында – үзенең батырын түземсезлек белән ак тәкә көтеп тора. Бустанда тәкә ат чабышында җиңүчегә бирелә икән, ә көрәш батырына кубок тапшырыла.
Ат чабышында төрле яшьтәге 9 җайдак катнашты. Араларында өлкән яшьтәге җайдак да бар, кемнәрдер аңа: “яшьләргә юл бир”, – дип төрттереп алды. Ничек инде мондый чарадан читтә каласың? Бу бит тарихи чабыш: Бустанның 500 елыгына багышланган ярыш! Старт бирелү белән аргамаклар алга ыргылды. Халык гөр килә, бала-чагалар сызгыра-сызгыра кул чабып тора. Соңга калучыларны дәртләндерер өчен теләктәшлек белдереп кычкырып та куялар. Ике тапкыр мәйданны әйләнгәч, финишка җитәрәк ике җайдак пәйда була: аларның берсе нәкъ без искә алып үткән Пителино авылыннан килгән өлкән яшьтәге җайдак. Кайсысы алдан килеп тәкә яулар икән, икесе дә җитез, әйтерсең лә очып киләләр! Менә бит, Пителино җайдагы беренчелекне яулады.
Сабантуй аланында бер-бер артлы төрле ярышлар башланды: колгага менү, милли көрәш, пәһлеваннар ярышы, чүлмәк вату һ.б. Шау-шулы бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Бәйрәм чараларының барысы да матур үтте. Хәмер сатучылар да, эчүчеләр дә күренмәде. Милләттәшләребез күңеле күтәренке, йөзләре балкый, хисләр ташып тора иде.
- Бәйрәмне уздыруның төп идеологы Ленур Енгалычев
- “Гөлбустан” ансамбле
- Бустанның яшь буын вәкилләре ярышка әзерләнә
- Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары
- Казан кунаклары
- Кунаклар җыелган җирдә
- Бәйрәм кунаклары
- Бу көннәрдә 85 яшен билгеләүче Адилә ханым
- Милли ризыклар
- Һәлак булучыларның кадерен белик
- Тәкә батырын көтә
- Җиңүче җайдак өлкән Шепетко
















