tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанның Урмай авылында “Зикер, Фикер, Шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды
Чуашстанның Урмай авылында “Зикер, Фикер, Шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды

Чуашстанның Урмай авылында “Зикер, Фикер, Шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды

“Зикер, Фикер, Шөкер “Арт-мәдхия” фестивале инде сигезенче ел Чуашстанның Урмай авылында оештырылды. “АРТ” дигәне – инглиз сүзе – ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Чуашстанда яшәүче татарларның тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне мактау түгел. Әлеге фестиваль “Зикер, Фикер, Шөкер” шигаре астында Ходай тәгаләне мактау, анарга мөхәббәт һәм “АРТ” замана халкы теленнән мәдхия кылу. Мәдхия борынгыдан килгән татар халкының йөзек кашы булган мөнәҗәтләр, бәетләр һәм бүгенге замана авторлары язган нәшидләр аркылы үтәчәк. Нәшид – татар халкы иҗатчылары арасына килеп чыккан яңа юнәлеш, замана авазлары , музыка инструментлары белән берлектә, көйгә салып, темасы Ходайны мактап җырлау. Бүгенгесе көндә күбрәк әлеге юнәлеш гарәб, төрек, кавказ якларындагы мөселманнарда таралган, шулай ук татар халкы яшәгән Татарстанда, Чуашстанда киң тарала башлады. Урмай авылының “Мишәр” ансамбленең репертуарында гына дистәгә якын нәшидләр бар.

23 нче июльдә Чуашстан мөселманнары өчен Урмай авылында бәйрәм. Рамазан ае тәмамланып фитр-гает үткәч, олылар уразасы тәмамлангач, сигезенче тапкыр Урмай авылы мәдәният йортына Төбәкара мөнәҗәтләр, бәетләр, нәшидләр мәҗлесенә, “Зикер, фикер, шөкер “Арт-мәдхия” фестиваленә республиканың бөтен татар авылларыннан абыстайлар, мөнәҗәтчеләр җыелды. Татарстан мәдәният министрлыгы Грант-проекты белән үтте әлеге бәйге. Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте, милли-мәдәни мөхтәрияте әлеге чарага үзләренең фатихасын , темасын баету өчен үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Мөнәҗәтләрне өлек-электән мәҗлесләрдә һәм дини бәйрәмнәрдә әйткәннәр. Шуңа күрә фестиваль мәҗлес буларак оешты. Төрлем авыллардан килгән йөзләгән кардәшебез өстәлләр артына урнашып, бер гаилә сыман,бәйрәм рухында, милли ризыклар белән сыйланды.Иң көчлесе, бәйрәм табынында Аллага тәгаләгә зикер әйтте, бер-беренә акыллы фикерләрен җиткезде , барына шөкер итте. Башлап Урмай авылының шәкерте Айнур Табаев Коръән укыды, аннан залдагы бөтен ирләр торып басып Тәкъбир әйтте.

“Төп оештыручы буларак, мин әлеге чарада күбрәк татар макәме белән Азан, аннан Коръән укуны теләр идем. Аннан бездә “Тәкъбир” әйтү үзе бер мәдхия, авыр чактада, шатлыктада, сугышка киткәндәдә дә ирләребез тәкъбир әйткәннәр. Әлеге чараның башында да бөтен ир-кардәшләр бер авыздан “Тәкъбир” әйтте, үзе бер тетрәндергеч вакыйга. Нечкә кылларыбызны тетрәндерә торган тәрбияви халәт , тәннәрем әледә чымырдап китә, горурлык һәм шатлык хисләре биләп тора. “Арт мәдхия” күләм ягыннан зур проект түгел, әмма 2 – 2,5 сәгать өчендә, тамашачы күңелләрендә, Аллага тәгаләгә шөкер, мин мөселман булып туганмын “Лә илахе иллаллах Мөхәммәди рәсүлүлләх” дип иманын яңартып китәр дип уйлыйм. Әлеге бәйрәм Чуашстанның төрле авылларыннан килгән кардәшләребезгә “мастер класс” буларак дәрес булыр дип уйлыйбыз. Киләчәктә Рамазан аеннан соң туган авылларына, шәһәрләренә кайтып , әлеге чараны үзләрендә үткәрсәләр, төрле төбәкләрдә яшәүче кардәшләребездә бик сөенер иде. Быел фестиваль күбрәк мөнәҗәт ягында булды. Бәет, нәшидләрдә яңгырады, шулайда мөнәҗәткә аерым игътибарны бирергә булдык. Татар авылларыннан килгән мөнәҗәтчеләрне барларга булдык, мониторинг үткәрдек, аларны аерым видеотасмага яздырып алдык, һәрберсенә аерым анкета тудырдык. Киләчәктә әлеге фәнни эшне әмма кешедә куллана ала. Барысыда җирле сайтка урнаштырыла”- ди, Фәрит Гыйбатдинов “Арт-мәдхия” фестивале проекты авторы.

Фестивальнең кунаклары Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Бөтендөнъя татар конгрессы Фонды рәисе Сәрия Зиннәтова, Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит әфәнде Зайнуллин, Комсомол район собраниясе депутаты Әгъзам Шакиров, Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Урмай авылы урта мәктәбе директоры Фәнис Камалтдинов, Батыр, Комсомол районы мәчетләрендәге имамнар һәм башка кунаклар.

Башкортостанның Янаул районыннан Илмира Минсадрова “Янаулда мөнәҗәтләр” исемле видеофильмны төшереп килгән, аны тамашачыга тәкъдим итте. Сюжеты бик кызык, җирле мөнәҗәтчеләрне барлап, алар белән аралашып тамашачыга хәйран акыллы фикерләр җиткезде. Татар милләте кая гына яшәмәсен,бөтен җирдә гореф-гадәте һәм дингә таянып яши. Ансыз аның киләчәге юк.

Бөтендөнья татар конгрессы Фонды рәисе Фәйзелхак кызы Сәрия Зиннәтова әйтүенчә: “Миңа беренче тапкыр шундый чарада катнашырга туры килде, менә күрәм һәм бик сокланам. Сездә халкыбызның гореф-гадәтләре, аның мәдәнияте дин белән бергә үрелеп бара. Искиткеч! Бер уйласаң бик ансат, милләт бүленмичә яши, иҗтимагый хәрәкәтләрдә бергә. Мәдәният, мәгърифәт, көндәлек социаль тормыш, дини тормыштан бердә аерылмый. Кызганычка каршы башка регионнарда андый бердәмлек җитеп бетә алмый. Чуашстанның Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарларының милли мәдәни – мөхтәрияте бердәм булулары үзе бер зур дәрәҗә. Бүген, шәхсән үземә, Урмай авылын, уңай яктан, гаҗәеп татар авылы икәнен, ачтым. Тау итәгеннән, килеп керүгә әллә каян күренә , гаҗәеп халык яши монда, тырыш һәм бердәм икәне әллә каян күренеп тора. Тикмәгә генә Бөтендөнья татар конгрессы Чуашстанның бөтен татар авылларын (Шыгырдан,Урмай, Тукай һәм башка авылларын) Русиянең башка төбәкләренә уңай яктан гына дәрәҗәле мисал итеп күрсәтми, чыннанда Урмай авылы һәм башка татар авылларыда бик шәп!” Сәрия ханым Зиннәтова буш кул белән килмәгән, Урмай авылының “Кара пулат” мәчетенә 1500 татар җыры белән ДВД, “Мишәр” ансамбле солисткасы, Чабаксар шәһәре музыка училещесы студенткасы Рәзилә Серенеевага яшьләр арасында “Иң яхшы мөнәҗәт әйтүче” дип махсус бүләк тапшырды, Казан моделъеры теккән чигүле кара камзол белән бүләкләде. Чуашстанда иҗтимагый хәрәкәттә таныш булган ак яулыклы хөрмәтле Минзәйнәп Гыйбатдинова (Урмай) һәм Ширинбану Сөләймәнова (Кызыл Чишмә) апаларга конгресс исеменнән бүләкләрен тапшырды.

Фестиваль үзенең максатын тулаем үтәде. Татарның танылган этнографы Геннадий Макаров “Организация фестиваля исполнителей баитов, мунаджатов и нашидов должен быть праздником урожая искусства. Для этого необходим предварительный труд со стороны специалистов-тружеников на ниве духовной культуры, чтобы поля обрабатывались, засевались хорошими семенами, чтобы результаты урожая могли поддерживать жизнедеятельность этого вида мусульманского искусства. На сегодня искусство исполнения иляһи (духовных мусульманских стихов) татар нуждается прежде всего в налаживании системы воспроизводства классических исполнительских традиций этого жанра. Странно, не учим, хотя знаем, что это искусство на грани деградации, но приглашаем на фестиваль. Это как в советском колхозе – урожая нет, но рапортуем о высоких результатам. Таким образом мы сами толкаем людей к появлению рок-баитов, рок-мунаджатов. Ведь рок-нашиды уже имеются” дип әйткән иде.

Дөрес әйтә, шулайда без кул кушырып утыра алмыйбыз, хәрәкәтләнәбез һәм юкка түгел. Әлегә мөнәҗәт өлкәсендә Чуашстанныж татар авылларында “Урожай” бар. Искиткеч мөнәҗәтчеләр Урмай, Татар Согыты, Шыгырдан, Кызыл Чишмә, Чичкан авылларында , Чабаксар шәһәрендә. Иң отышы шунда, балаларда рәхәтләнеп мөнәҗәтләр әйтә, заманача нәшитләрне җырлыйлар. Аллага шөкер!

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*